25 октябрьдә РФ Хисап палатасының Хокук департаменты видеоконференцэлемтә режимында семинар уздырды, анда Россия субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында законнар өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга бәйле хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Докладчылар административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзегәндә төбәк тикшерү-хисап органнарында барлыкка килә торган иң проблемалы аспектларны карадылар.