24.10.2023

24 октябрьдә Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда парламентарийлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын хупладылар. Татарстан Хисап палатасының закон проекты буенча бәяләмәсен Рәис урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте.

Үз чыгышында ул 2024 елга республика бюджеты турындагы закон проектының тулылыгы һәм эчтәлеге өлешендә законнар таләпләренә туры килүен билгеләп үтте. Керемнәр төрләре һәм төбәк бюджетына керү нормативлары шулай ук таләпләргә җавап бирә. Альбер Вәлиев шулай ук 2024 елгы бюджет проектында озак вакытка исәпләнгән социаль өстенлекләрне саклап калуны ассызыклады.

2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында карау процедурасын узды. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм искәрмәләре исәпкә алынды. Закон проекты беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителде.



Фоторепортаж: Заседание Комитета по бюджету, налогам и финансам, на котором парламентарии поддержали законопроект о бюджете Республики Татарстан на 2024 год и на плановый период 2025 и 2026 годов (24 октября 2023 г.).


Документлар