16.10.2023

14 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре ил буенча «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырыла торган «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Бу юлы алар табигатькә үз көч-куәтен кайтарырга булышыр өчен Лаеш районына киттеләр. Анда алар Столбище урманчылыгының Пиголи авылы тирәсендәге җирлектә өч йөздән артык чыршы утыртты.,

Казан янында акция шулай ук Биектау һәм Биектау районының Семиозерка авылларында, Лаеш районы Матюшино авылы янында узды. Республика Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, акциягә 20 меңгә якын кеше кушылды. «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстанда 300 гектар мәйданда барлыгы миллионнан артык чыршы, нарат, карагай, юкә, миләш, имән һәм каен үсентеләре утыртылачак.



Фоторепортаж: Всероссийская акция «Сохраним лес» (14 октября 2023 г.)


Документлар