12.10.2023

10 һәм 12 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников «Товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә аудит» темасына лекцияләр укыды.

Заказчылар һәм сатып алуларда катнашучыларның 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча квалификацияләрен күтәрү һәм укыту Татарстан Республикасының Сатып алуларны үстерү үзәгенең эш юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге Үзәк чакыруы буенча Сергей Колодников Казанга Саха Республикасыннан (Якутия) тәҗрибә алмашу өчен килгән «Дәүләт, муниципаль һәм корпоратив сатып алуларда һөнәри катнашу» квалификациясен күтәрү курсын тыңлаучылар алдында чыгыш ясады.

Икенче мәгълүмати мәйданчыкта – КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Сергей Колодников «Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны гамәлгә ашыру өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәт» квалификациясен күтәрү программасы кысаларында эше бу өлкә белән бәйле булган республика дәүләт хакимияте һәм муниципаль берәмлекләре башкарма органнары вәкилләре өчен лекция үткәрде.

Докладлар Татарстан Хисап палатасы тарафыннан бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерү барышында ачыклана торган дәүләт һәм муниципаль заказны үтәгән чакта хокук бозуларны кисәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде. Аудитор Хисап палатасының инспектор составы тарафыннан ачыкланган иң типик хокук бозулар төрләре буенча конкрет мисаллар кулланды, бу материалны аудиториягә аеруча аңлаешлы итеп җиткерергә мөмкинлек бирде.



Фоторепортаж: Лекции на тему «Аудит в сфере закупок товаров, работ, услуг» (10-12 октября 2023 г.).


Документлар