02.10.2023

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Хисап палатасы вәкилләре традицион рәвештә республиканың тикшерү-финанс органнары ветераннарын котлады.

Аудитор Сергей Колодников һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире Ольга Вафина Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов исеменнән аларга иң матур теләкләрне җиткерделәр, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Күптән түгел 65 яшьлеген билгеләп үткән Гөлшат Гарәфиева һәм Сергей Горшков аерым хөрмәткә лаек булдылар.

Ветераннар кайгырту һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.



Фоторепортаж: По случаю Международного дня пожилых людей Счетная палата Татарстана традиционно поздравила ветеранов контрольно-финансовых органов республики (02 октября 2023 г.))


Документлар