26.09.2023

26 сентябрьдә РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенең ачыклыгы һәм һөнәри этика мәсьәләләре буенча комиссиясе региональ һәм муниципаль ТХО өчен Хәзерге хисап: чынбарлык һәм мөмкинлекләр темасына онлайн-дискуссия үткәрде.

Инновацион сессия форматында тикшерү-хисап органы эшчәнлеге турында еллык хисапны формалаштыру, визуаль яктан тулыландыру, тәкъдим итү һәм медиа белән бизәү мәсьәләләре каралды. Владимир, Воронеж, Липецк, Свердловск, Тула, Ульяновск өлкәләре, Кырым Республикасы, Ямал-Ненец автоном округлары төбәк ТХО һәм РФ Хисап палатасы вәкилләре үзләренең еллык хисапны әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Докладчылар мәгълүмат белән тулыландыру һәм аның аңлаешлы булуы арасында балансны саклау кирәклеген билгеләп үттеләр. Тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары барышында ачыклана торган системалы хокук бозулар турында объектив, нигезле һәм тупланган мәгълүмат кирәклеге билгеләп үтелде. Һәм ул хәбәри бай, шул ук вакытта артык тыгыз булырга тиеш түгел, ә хисап язылган тел – хәтта әзерлексез булган кулланучы өчен дә кабул итәргә ачык, аңлаешлы булырга тиеш.

Чыгыш ясаучылар ТХО хисабы яхшы якка үзгәрә дигән фикер белән килештеләр. Ләкин камиллекнең чиге юк әле.



Фоторепортаж: Онлайн-дискуссия на тему «Современный отчет: реальность и возможности». (26 сентября 2023 г.)


Документлар