22.09.2023

19-21 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы эшенә яңа программа продуктларын кертү һәм республиканың тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген автоматлаштыру тәҗрибәсен уртаклашу өчен Казанга Камчатка краеның Тикшерү-хисап палатасы вәкилләре булды.

ТХП киңәшчесе Ксения Юхина һәм бюджет һәм икътисади анализ инспекциясе башлыгы урынбасары Наталья Бочко сүзләренә караганда, бүгенге көндә аларның палатасы нинди мәгълүмат системасы продуктында тукталу мәсьәләсен хәл итә. Һәм үз эшләрендә «Находка-КСО» программа комплексын кулланучы Татарстан хезмәттәшләренең гамәли тәҗрибәсе бик файдалы булыр идее дип саный.

Презентация кысаларында ТР ХП мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Максим Кореев Ерак Көнчыгыш кунакларына комплекс мөмкинлекләре турында сөйләде. Хисап палатасы ревизорларының әлеге программа продуктлары мөмкинлекләрен һәм уңайлыкларын үз эшләрендә кулланып бәяләвен билгеләп үтте. «Находка-КСО»ның тагын бер мөһим өстенлеге – муниципаль районнарның барлык тикшерү-хисап органнарын бер мәгълүмати киңлеккә тоташтыру мөмкинлеге.

Аның гамәли кулланылышы турында шулай ук муниципаль ТХО белән видеоконференцэлемтә барышында һәм «Находка-КСО» программа комплексын эшләүчеләрнең берсе Константин Шурупов сөйләде, ул актуаль сорауларга җавап бирде, проблемалы моментларны аңлатты. Кулланучылар системасын яхшырту өчен берничә тәкъдим эшкә алынган.

Моннан тыш, кунаклар Камчатка белән «Находка-КСО» ҖК директоры Вадим Урин белән аралашты.

Ә алдагы көнне ике палата вәкилләре Чебоксар шәһәрендә узган «Тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген автоматлаштыру процессларын һәм хакимиятнең башкарма органнары белән мәгълүмати хезмәттәшлекне камилләштерү юллары» дип аталган түгәрәк өстәлендә катнашты. Аның катнашучылары – Чувашия Республикасы Тикшерү-хисап палатасы, Дагыстан, Хакасия, Якутия республикалары, Новосибирск, Саратов һәм Тверь өлкәләре ТХО – «Кейсистемс» программа тәэмин ителешен кулланучылар, әлеге программа тәэмин ителеше программа продуктлары буенча барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу палаталарда автоматлаштырылган система бер үк булса да, аны куллану буенча өстенлекләр һәм алымнар – төрле. Һәм бүген «Кейсистемс» программа тәэмин ителеше белән эшләүче ТХО эшләнмәләрен берләштерергә кирәк.

«Фикер алышу нәтиҗәле булды: без үзебез өчен билгеле бер «уйлануга мәгълүмат» алдык, ә кунаклар теге яки бу мәсьәләләрнең «Находка-КСО» комплексы функционалы белән эшләгән чакта Татарстан Хисап палатасы тарафыннан ничек хәл ителүен белде, – дип билгеләде Максим Кореев. – Ә Камчаткадан килгән коллегаларыбыз ике мәгълүмати системага чагыштырма анализ ясау мөмкинлеге алды».



Фоторепортаж: Визит представителей Контрольно-счетной палаты Камчатского края (г.Казань, г.Чебоксары, 19-21 сентября 2023 г.)


Документлар