21.09.2023

21 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре РФ ХП тикшеренүләр һәм методология департаментының «Тикшерү һәм экспертиза-аналитика чараларының сыйфаты белән идарә итү» семинарында катнашты.

Сүз чараларны планлаштырганда һәм уздырганда сыйфат белән идарә итү, сыйфат белән идарә итү системасы элементлары, контроль инструментлары һәм аларны үстерү, халыкара стандартлардагы яңалыклар турында барды.

Бер атна элегрәк Россия КСО, Беларусь Республикасы һәм Буркин-Фасо Хисап суды катнашында тикшерү-хисап органнарының прокуратура һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча түгәрәк өстәл узды. Анда ТХО материалларын карау, шулай ук ТХО практикасын тәкъдим итү, күрсәтмәләр кертү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту, ТХО мәгълүмат хатларында бәян ителгән тәкъдимнәрне һәм күрсәтмәләрне гамәлгә ашыру мониторингы өлешендә хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.



Фоторепортаж: Cеминар Департамента исследований и методологии СП РФ «Управление качеством контрольных и экспертно-аналитических мероприятий» (21 сентября 2023 г.)


Документлар