18.09.2023

15-16 сентябрьдә Салехард шәһәрендә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников Ямал-Ненец автономияле округы Хисап палатасы төзелүнең 25 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларда катнашты.

Аларның берсе – тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары нәтиҗәләре турында хисап әзерләгәндә кулланыла торган алымнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән стратегик сессия түгәрәк өстәл форматында узды. РФ субъектларының 11 ТХО, шул исәптән Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән сораштыру нигезендә презентация тәкъдим ителде. Алынган киң мәгълүмат катнашучыларның фикерләрен уртаклашу барышында хисапларның гамәли кулланылышы белән бәйле мәсьәләләрне һәрьяклап карарга мөмкинлек бирде.

Фикер алышу вакытында хисапны әзерләү мәсьәләсе 2011 елның 7 февралендә кабул ителгән 6-ФЗ номерлы федераль закон белән каралган дип билгеләп үтелде. Шул ук вакытта анда хисапны формалаштыруга бердәм караш билгеләнмәгән, хисапны алучы адресатларның тулы исемлеге юк, хисаптагы киңәшләр үтәлмәгән очракта юридик җаваплылык билгеләнмәгән, хисапны әзерләгәндә дә, аны тапшырганда да консерватизм кулланыла.

Стратегик сессиядә катнашучылар шулай ук Салехардтагы социаль өлкә объектларында булдылар һәм Ямал-Ненец автономияле округындагы җирле халыкның көнкүреше белән таныштылар.



Фоторепортаж: Мероприятия по случаю 25-летия создания Счетной палаты Ямало-Ненецкого автономного округа (г.Салехард,15-16 сенятря 2023 г., )


Документлар