16 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре «Милләтләр кроссы» бөтенроссия йөгерү көнендә катнашу өчен 20 меңгә якын казанлы һәм республика башкаласы кунакларына кушылды.
Катнашучыларның күбесе дистанцияне «Урам» экстрим-паркында йөгерде. Һәвәскәрләр белән бергә стартка профессиональ спортчылар, спорт ветераннары һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле шәһәр кешеләре чыкты. 4, 6, 8 һәм 12 чакрымга сузылган озын дистанцияләргә йөгерүләр исә Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы янындагы урман массивында узды.