15.09.2023

14 сентябрьдә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары үзләренең 47 нче утырышында Альберт Вәлиевне киләсе срокка Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары итеп билгеләү өчен бертавыштан тавыш бирделәр.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, кандидатураны тәкъдим итеп, Альберт Вәлиевнең һөнәри сыйфатларын югары бәяләде һәм Комитет исеменнән уңай карар кабул итәргә тәкъдим итте. Аны республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады. «Бу кешене барысы да белә. Тәкъдимнәр бик уңай», – дип ассызыклады ул.

Дәүләт Советы карары белән Альберт Вәлиев Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Яңа вәкаләтләр срогы 2023 елның 26 октябреннән башланачак.



Фоторепортаж: 47-е заседание Государственного Совета VI созыва (14 сентября 2023 г.)


Документлар