08.09.2023

7 сентябрьдә видеоконференция форматында «Муниципаль унитар предприятиеләрне реформалаштыру практикасы һәм унитар предприятиеләргә беркетелгән муниципаль милекне куллануны контрольдә тоту» муниипаль тикшерү-хисап органнары берлегенең түгәрәк өстәле узды, анда дистанцион рәвештә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре дә катнашты.

Бу юнәлеш буенча үз тәҗрибәләре белән Волгоград, Воронеж, Краснодар, Курск һәм Липецк тикшерү-хисап органнары вәкилләре уртаклашты. Аларның чыгышларында муниципаль унитар предприятиеләрне реформалаштыруның хокукый нигезләре һәм практикасы, МУПны реформалау һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тоту, казна предприятиеләренә оператив идарәгә тапшырылган муниципаль мөлкәттән файдалану, шулай ук бәяне көйләүгә бәйле рәвештә МУПка килгән зыян сәбәпләрен билгеләү һәм аларның эшчәнлеген тикшерүне оештыру темалары күтәрелде.



Фоторепортаж: Круглый стол Союза МКСО «Практика реформирования муниципальных унитарных предприятий и контроль за использованием муниципального имущества, закрепленного за унитарными предприятиями» (7 сентября 2023 г.)


Документлар