05.09.2023

1 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре «Белем көне» бәйрәм чарасында катнашу өчен Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсенең «Кайгырту» балалар приютындагы шефлыкка алынган балалар янына барып кайтты.

Бәйрәм алдыннан хәйрия ярдәме белән килгән парикмахер-осталар ясаган яңа прическалы, матур киенгән балалар бөтен кешегә билгеле булган Чебурашка белән бергә саф һавада чын күңелдән күңел ачтылар.

Яңа уку елына «Кайгырту»да сәнгать түгәрәге ачылды, тәрбияләнүчеләр анда рәсем һәм иҗади эшләнмәләр ясарга өйрәнәчәк. Хисап палатасы Рәисе һәм аның хезмәткәрләре исеменнән балалар өчен канцелярия товарлары һәм иҗат өчен материаллар тапшырылды.










Документлар