24.08.2023

24 августта Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге Коллегиясе 2021-2022 елларда һәм 2023 елның 1 кварталында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дәүләт милкендәге мөлкәтне файдаланудан Татарстан Республикасы бюджеты керемнәрен администрацияләү буенча вәкаләтләр үтәлешен тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Аудитор Александр Якупов сүзләренә караганда, 2021-2022 елларда республика бюджетына керемнәр министрлык карамагындагы 23 төр керем буенча гамәлгә ашырылган. Беренче елда алар 895,6 млн. сум тәшкил иткән, икенчесендә – 10 млрд. 752 млн. сум. «2022 елда керемнәрнең шундый зур үсеше «Алабуга» МИЗда җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча өч ел эчендә аванс түләүләре белән аңлатыла», – дип аңлатты аудитор. Әйтик, 2022 ел нәтиҗәләре буенча җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча керемнәр 2021 елдагы 91,4 млн. сумга каршы 10 млрд. 49 млн. сум тәшкил иткән.

Җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен тикшерү республика бюджетының керем өлешен арттыру өчен резервлар барлыгын ачыклады. Мәсәлән, министрлык 2018 елда Казанда Зур Кызыл урамы буенча урнашкан бина милекчеләре белән аренда килешүе төзегән. Рөхсәт «сәламәтлек саклау предприятиеләрен урнаштыру өчен» бирелгән. Ә асылда бинада ресторан, хостел һәм кафе урнашкан. Әлеге участок буенча анализлана торган чорда республика бюджеты ярты миллион сумга якын акча алмаганын санап, А.Якупов: «Әмма эшчәнлекнең бу төрләре өчен аренда түләвен исәпләгәндә югарырак төзәтмә коэффициенты кулланыла, – дип билгеләп үтте. Җир законнарын бозуның ачыкланган очраклары буенча бозулар 30,2 млн. сум тәшкил иткән.

– Керемнәрнең шактый өлеше республика милкендә булган акцияләр буенча дивидендларга туры килә, – дип дәвам итте аудитор, керемнәр күләме кимүгә игътибар биреп.

2022 елда 54 компаниянең 11-е дивидендлар түләгән. Бу күп санлы оешмаларның финанс хәле канәгатьләнерлек булмау белән бәйле. «2021 ел нәтиҗәләре буенча 24 компания зыянга эшләде һәм, димәк, дивидендлар түләмәде», – диде А.Якупов.

Тикшерү материалларында дәүләт мөлкәтен исәпкә алуны оештыру буенча искәрмәләр күрсәтелгән. Әйтик, бухалтерлык исәбе мәгълүматлары буенча, тикшерү чарасы вакытына Татарстан Республикасы казнасы мөлкәтенең бәясе Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен исәпкә алу буенча АИСда исәпкә алына торган мөлкәт бәясеннән 48 млн. сумга зуррак якка аерылып торган. Моннан тыш, бухгалтерлык исәбендә казна мөлкәтенең бәясе объектларны күрсәтмичә гомуми суммада гына алып барыла. Шул ук вакытта 2023 елдан «Дәүләт (муниципаль) казна» дәүләт финансларының бухгалтерлык исәбе федераль стандарты үз көченә керде, аның нигезендә дәүләт казнасы составындагы мөлкәт объектлары бюджет хисабында мөлкәтнең дәүләт мөлкәте реестрындагы реестр номерын күрсәтеп чагылдырыла. Хисап палатасында мондый шартлар дәүләт мөлкәтен югалту куркынычы тудыра дип саныйлар.

– Табышка салым – республика бюджетында төп керем чыганагы, ә беренче яртыеллыкта бу төр буенча күрсәткечләр кимеде, – дип билгеләп үтте Алексей Демидов. – Шуңа күрә Хисап палатасына салым булмаган керемнәргә шулай ук зур игътибар бирергә туры килә.

– Чыннан да, дивидендлардан килергә тиешле керемнәр кимеде, – диде җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров. – Һәм моңа объектив сәбәпләр булды, аерым алганда – РФ Хөкүмәтенең дивидендлар түләүгә вакытлы тыюы. Әмма сөендерә алам: быелгы ел башыннан 563 млн. сум инде кергән, вазгыять яхшыра, һәм башка мондый уңышсызлыклар булмас дип өметләнәм.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрына Хисап палатасының ачыкланган хокук бозуларны юкка чыгаруга юнәлтелгән күрсәтмәсе юлланды. Аудитор фикеренчә, алар тулы күләмдә юкка чыгарылырга тиеш. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар