24.08.2023

24 августта Татарстанның Алексей Демидов рәислегендәге Хисап палатасы коллегиясе 2021-2022 елларда һәм 2023 елның гыйнвар-мартында Актаныш муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү чарасы барышында гомуми бәясе 2,8 млрд. сумлык акча тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар һәм кимчелекләр 206,4 млн. сум тәшкил итте.

Хисап палатасының райондагы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатысына карата дәгъвалар барлыкка килде. Ул, ревизорлар фикеренчә, бурычлары булган җир кишәрлекләре арендаторларына артык лояль торган.

Шулай ук «Коммунсервис», «Автотранспорт хуҗалыгы» һәм «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» муниципаль унитар предприятиеләре дә район казнасын финанс-хуҗалык эшчәнлеге өлеше хисабына 1,3 млн. сумга тулыландыра алалар иде. Ләкин булмады... Бәлки, акчалар башка максатларга җибәрелгәндер? Шулай итеп, тикшерү барышында ачыкланганча, беренче ике МУП салым законнарын бозган һәм экология өлкәсендәге штрафлар өчен 600 мең сумлык өстәмә чыгымнар тоткан. Ә «Актаныш ТБО полигоны» МУП директоры үзенә берни белән дә нигезләнмәгән 200 мең сумлык премия язган.

Хокук бозуларның һәм җитешсезлекләрнең төп өлеше, аудитор Сергей Колодников сүзләренә караганда, муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү белән бәйле. Күләме – 163,9 млн. сум.

– Гомуми бәясе 46,7 млн. сумлык коммуналь мөлкәт (биналар, котельная, ләм мәйданчыклары, суүткәргеч челтәрләр) килешүләр һәм башка хокук билгели торган документлар булмаган хәлдә «Коммунсервис» ҖЧҖ коммерция предприятиесе тарафыннан файдаланылды, – дип хәбәр итте ул алга таба. – Шул ук вакытта мөлкәт 2022 елда «Коммунсервис» район унитар предприятиесенең хуҗалык карамагыннан чыгарылган һәм, өстәвенә, тикшерү датасына район башкарма комитеты исәбендә дә тормаган. Шул ук схема буенча – хокук нигезләреннән башка – «Коммунсервис» ҖЧҖ Актаныш авылы башкарма комитеты казнасында торган калдык бәясе 3,9 млн. сумлык суүткәргеч челтәрләреннән, шулай ук гомуми бәясе13 млн. сумлык «Коммунсервис» МУП коммуналь җиһазларыннан файдаланган. Хисап палатасында исә мондый гамәлләр коррупция куркынычларына китерә дип санарга нигезләр таптылар.

Актаныш авыл башкарма комитетында башка милек - бәясе 94,8 млн. сум булган Агросәнәгать паркы турында да оныттылар. Ул файдаланылмаган һәм башкарма комитет казнасы составында исәпкә алынмаган.

Хисап палатасы шулай ук төзелгән муниципаль контрактларны үтәү шартларын үтәүне дә тикшерде. Мәктәпләрне, район башкарма комитеты биналарын ремонтлаганда һәм Актаныш авылын төзекләндерүдә 200 мең сумлык эш башкарылган. Ә мәктәпләр, авыл клублары һәм район мәдәният йорты биналарында мәйданнар арендалаучы оешмалар, шартнамәләр шартларын бозып, үзләренең коммуналь чыгымнарын 7,7 млн. сумга түләмәгән.

Актаныш авыл башкарма комитетында башка милек – бәясе 94,8 млн. сум булган Агросәнәгать паркы турында да «онытканнар». Ул файдаланылмаган һәм башкарма комитет казнасы составында исәпкә алынмаган.

Хисап палатасы шулай ук төзелгән муниципаль контрактларны үтәү шартларын үтәүне дә тикшерде. Мәктәпләрне, район башкарма комитеты биналарын ремонтлаганда һәм Актаныш авылында төзекләндерү үткәргән чакта башкарылган эш күләме гомумән алганда 200 мең сумга артыграк итеп башкарылган. Ә мәктәпләр, авыл клублары һәм район мәдәният йорты биналарында мәйдан арендалаучы оешмалар, шартнамәләр шартларын бозып, үзләренең коммуналь чыгымнары өчен гомуми бәясе 7,7 млн. сумлык акча түләмәгән.

Тикшерү барышында бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын 24,5 млн. сумлык бозу очраклары буенча район башкарма комитетының баш бухгалтерына карата административ хокук бозу турында бер беркетмә төзелгән.

Тикшерү белән җитәкчелек иткән аудитор Сергей Колодников ачыкланган хокук бозуларның 99% ы юкка чыгарылырга тиеш дип саный. Ә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, аларның күбесе буенча хаталар өстендә эш башкарылган яки тәмамлану стадиясендә. Күпчелек очракта хокук бозуларның төп сәбәбе – методиканы белмәү, белгечләр җитмәү, профессиональ яктан әзерлек булмау, ягъни кеше факторы. Төзәләчәкбез һәм Хисап палатасының барлык тәкъдимнәрен дә үтәячәкбез , – диде ул сүз соңында.

Хисап палатасы коллегиясе Актаныш муниципаль районы башлыгы адресына – күрсәтмә, ә тикшерү турындагы хисапны республика Прокуратурасына юллау турында карар кабул итте.

Документлар