25.07.2023

22 июльдә, Хисап палатасы төзелүнең чираттагы еллыгын аның коллективы гадәттәгечә экскурсия программасы белән билгеләп үтте.

Бу юлы Хисап палатасы хезмәткәрләре һәркемгә ачык хайтек дөньясына чуму мөмкинлеге алды һәм беренче Россия ЭВМ ясаучы Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында булды. Бу хәтта федераль үлчәмнәр буенча да уникаль инфраструктура узган ел Кабан күле ярында – элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында ачылды. Сүз уңаеннан, Хисап палатасы хезмәткәрләре өчен экскурсияне аларның элеккеге хезмәттәше, ә хәзер IT-парк директоры Руслан Власов үткәрде.

Көннең икенче яртысы Лаеш районы Урта Девятово авылында узды, анда Хисап палатасы коллективы ел саен уздырыла торган «Чишмә бәйрәме»ндә катнашты. Быел ул 15 нче тапкыр билгеләп үтелде. Чип-чиста һәм тәмле сулы чишмә Россиянең барлык почмакларыннан килгән якташларның тарту һәм берләшү урынына әйләнде. Кайчандыр чишмәне торгызуга өлеш керткән бу якларда туып-үскән Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов – бу бәйрәмнең алыштыргысыз һәм көтелгән хөрмәтле кунагы.

Биредә Хисап палатасы коллективы рәхәтләнеп һәм тәмле итеп тамак ялгады, аннары изге чишмәнең төзекләндерелгән территориясендә халык күңел ачуларында катнашты. Тамашачылар өчен район үзешчәннәре һәм фольклор коллективлары катнашында концерт марафоны, Казаннан «Варвара» һәм «Красная горка», Мәскәүдән «Карагод» килгән ансамбльләр катнашында концерт оештырылды.



Фоторепортаж: Экскурсия с коллективом Счетной палаты Республики Татарстан, Праздник Родника (22 июля 2023 г.)


Документлар