17.07.2023

2023 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков Бурятия Республикасының тикшерү-хисап органнары һәм Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары советының төбәк һәм муниципаль тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган киңәшмәсендә катнаштылар.

Киңәшмә барышында Красноярск краеның Хисап палатасы рәисе Дмитрий Воропаев тарафыннан тәкъдим ителгән Красноярск крае муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнарының үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырган чакта федераль һәм региональ органнар һәм оешмалар белән үзара эшчәнлек тәҗрибәсе, шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Республикасында дәүләт аудитын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе каралды.

Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары өчен дә, муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнары өчен дә бүгенге көнгә иң мөһим бурыч - йөкләнгән вәкаләтләрне нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле эшчәнлекне автоматлаштыру һәм цифрлаштыру. Бу темага киңәшмәдә зур игътибар бирелде. Саха Республикасы Хисап палатасы рәисе Алена Федорова 2023 елның маенда тәмамланган Россия Федерациясе субъектларының һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының тикшерү-хисап органнарында цифрлы технологияләрне кертү һәм куллану мониторингы нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук җитәкчелек итә торган тикшерү-хисап органын автоматлаштыру һәм тышкы цифрлаштыру буенча планнары белән уртаклашты.

Тема буенча фикер алышу Бурятия Республикасы Хисап палатасы тарафыннан Россия Хисап палатасы каршындагы КСО Советының Мәгълүмати-аналитик комиссиясе эше кысаларында уздырылган Россия Федерациясе субъектларындагы административ үзәкләренең тикшерү-хисап органнары тарафыннан мәгълүмати системаларны файдалануга анализ йомгакларын карау белән дәвам итте.

Киңәшмәдә катнашучылар чарада каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм эчтәлеген, тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген автоматлаштыру эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.



Фоторепортаж: Совещание Совета контрольно-счетных органов Республики Бурятия и контрольно-счетных органов субъектов Российской Федерации, посвященном актуальным вопросам деятельности региональных и муниципальных контрольно-счетных органов (Республика Бурятия, 12-14 июля 2023 г.,)


Документлар