07.07.2023

Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы коллегиясе 2021-2022 елларда һәм 2023 елның 1 кварталында Ютазы муниципаль районында бюджет акчаларыннан, дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерелгән чорда район бюджетының керем өлеше 1,7 млрд. сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта әлеге акчаларның 64%ы Татарстан Республикасы бюджетыннан алынган.

Тикшерү чарасы барышында 255,8 млн. сумлык (тикшерелгән чараларның гомуми күләменнән 14,6%) хокук бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды. Аларның шактый өлеше муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү белән бәйле – 214,1 млн. сум. Шулай, муниципаль су һәм газ белән тәэмин итү челтәрләре, коммуналь һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары гомуми калдык бәясе 200 млн. сумнан артык булган коммерция структуралары («Урыссу-водоканал» ҖЧҖ, «Теплосервис» МУП) тарафыннан хокук билгели торган документларны рәсмиләштермичә файдаланылган.

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, район мәгариф учреждениеләренең 11-е – гомуми калдык бәясе 3 млн. сумлык оргтехника, кухня һәм башка җиһазларны, ә «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» МУП гомуми бәясе 1,3 млн. сумлык асфальт җәйгеч һәм юл тигезләгечне әйләнешкә кертү яисә үз вакытында исәптән чыгару буенча чаралар күрмәгәннәр.

Хисап палатасы тарафыннан мәгариф учреждениеләре биналарын карап тоту буенча бюджет акчаларын нәтиҗәсез куллануның шактый очраклары ачыкланды.

Тикшерү вакытында җылылык энергиясен исәпкә алу приборлары белән район мәгариф учреждениеләренең 32%ы гына тәэмин ителгән, һәм тикшерелә торган чорда кулланыла торган җылылык өчен түләү счетчиклар күрсәткечләре буенча түгел, ә норматив буенча башкарылган. Бу район бюджетыннан гомуми күләме 11 млн. сумнан артык чыгымга китергән.

Хисап палатасы материалларында шулай ук районның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан җир кишәрлекләрен арендага алган бурычлы кешеләр белән кирәкле эш алып барылмавы билгеләп үтелә, алар район бюджетына ярты миллион сум түләмәгәннәр.

Тикшерү барышында муниципаль контрактларны үтәү шартларын бозу – районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре коммуналь хезмәтләр өчен контрактларда билгеләнгән аванс түләүләреннән күбрәк күләмдә түләү башкару очраклары ачыкланды.

Тикшерү барышында гомуми күләме 8,3 млн. сумлык ачыкланган бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын бозу буенча районның Үзәкләштерелгән бухгалтериясе башлыгына карата административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларның 94 проценты юкка чыгарылырга тиеш.

Коллегия Ютазы муниципаль район башлыгына күрсәтмә җибәрергә карар кылды. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар