07.07.2023

6 июльдә Воронежда Россия Федерациясе субъектларының Үзәк федераль округына керә торган ТХО җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды. Аны Воронеж өлкәсе ТХП оештырды. Видеоязма алып барылганлыктан Татарстан Хисап палатасы аудиторлары һәм хезмәткәрләре чараның барышын күзәтә алды.

Семинарда катнашучылар Россия регионнарының стратегик планлаштыруында тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе органнарының катнашу мәсьәләләре, шул исәптән әлеге эшчәнлекнең әһәмияте, эчтәлеге һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Чыгыш ясаучылар булган проблемалар, хакимият органнары белән хезмәттәшлекне оештыру, тотрыклы үсеш принципларын исәпкә алу турында сөйләделәр.








Документлар