07.07.2023

Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе тарафыннан соңгы ике елда һәм 2023 елның 1 кварталында Лениногорск муниципаль районында бюджет акчаларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерүгә йомгак ясалды.

Тикшерү чарасы барышында районның 13 учреждениесе һәм оешмасы тикшерелде һәм 156,7 млн. сумлык хокук бозулар ачыкланды. Тикшерү белән җитәкчелек иткән аудитор Александр Якупов аларның 99,2 проценты юкка чыгарылырга тиеш дип саный.
Ачыкланган хокук бозуларның яртысы муниципаль милек белән идарә итүгә бәйле. 43 млн. сумнан артык бәяле милек тиешле кулланышка кертелмәгән. Бу – автотранспорт, аерым биналар, коммуналь челтәрләр. Шулай, 2022 елда Писмән авыл җирлегенә 21,3 млн. сумлык 10 км озынлыктагы яңа су белән тәэмин итү челтәрләре тапшырылган. Әмма тикшерү вакытында суүткәргечкә кулланышыш табылмаган – аңа бер генә кулланучы да тоташтырылмаган.
Хисап палатасы җирле бюджетның керем өлешен җир кишәрлекләре белән идарә итү хисабына тулыландыру резервларына күрсәтте.
Мәсәлән, сәүдә объектлары һәм склад биналары урнашкан кишәрлекләр ачыкланган. Җиргә нинди дә булса хокук бирә торган документлар рәсмиләштерелмәгән һәм нәтиҗәдә җирле бюджетка җиргә салым буенча түләүләр дә, әлеге участоклар буенча аренда хакы да керми дип билгеләп үтә аудиторлык хисабында Александр Якупов.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән сәнәгать җирләренә күчерелгән муниципаль участокта известьташ чыгарыла. Техника файдаланыла, карьерны эшләү өчен тиешле инфраструктура бар. Әмма җир асты байлыкларыннан файдаланучы участокка аренда килешүе төземәгән.
Аның фикеренчә, бу карьер буенча хокук билгели торган документларның булмавы җирле бюджетны ел саен 1,1 млн. сум чамасы керемнән мәхрүм итә.
Аудиторлык бәяләмәсендә бурычлылар белән аренда түләве буенча дәгъвалау эшен көчәйтү кирәклеге күрсәтелгән. Әйтик, тикшерү вакытында җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча вакыты чыккан бурыч күләме 17,6 млн. сум тәшкил иткән.
Бухгалтерлык исәбен алып бару һәм хисаплылык өлкәсендә хокук бозулар 77 млн. сум күләмендә ачыкланды. Иң тупас очраклар буенча административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде.
Коллегия Лениногорск муниципаль районы башлыгына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен күрсәтмә җибәрергә дигән карар кабул итте. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар