27.06.2023

Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре видеоконференция режимында узган дәүләт финансларының бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын, эчке дәүләт финанс тикшерүен алып бару методологиясенә кертелгән яңалыкларга багышланган ике көнлек семинарда катнаштылар.

Аны Россия Федерациясе Финанс министрлыгы оештырды. Түгәрәк өстәл форматында дәүләт финансларын исәпкә алу һәм хисаплылык методологиясенең төп мәсьәләләре, 2022 елда бюджетларның үтәлеше турында хисап формалаштыру нәтиҗәләре, электрон документ әйләнешен гамәлгә ашыру, аларны формалаштыру һәм исәпкә алу буенча бердәм регламентлар кертү мәсьәләләре каралды. Шулай ук эчке финанс дәүләт тикшерүен, эчке финанс аудитын камилләштерү өлешендә бюджет законнарындагы үзгәрешләр турында, бюджет хокук мөнәсәбәтләрен тәэмин итүнең мәгълүмат системаларын үстерү һәм идарә карарларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен электрон СМАРТ-контроль һәм дәүләт финансларын исәпкә алу концепциясен гамәлгә ашыру турында докладлар тәкъдим ителде.







Документлар