08.06.2023

8 июньдә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышында «2022 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон кабул ителде.

2022 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы Хөкүмәт хисабын тышкы тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджет турындагы законны үтәү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан бюджет турындагы законны үтәү нәтиҗәләре турында төгәл мәгълүматны үз эченә алган бәяләмә әзерләнде. Аны депутатларга Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте.
Чыгышта билгеләп үтелгәнчә, 2022 елда республика бюджеты төп макроикътисадый күрсәткечләрнең үсеш темплары фаразланган күрсәткечләргә караганда югарырак булган шартларда үтәлде. Социаль-икътисадый үсешнең килеп чыккан мондый динамикасы республика бюджеты керемнәре күләменә йогынты ясады, бу аның күрсәткечләренә төзәтмәләр кертү зарурлыгын билгеләде, беренче чиратта - үз керемнәребез буенча фараз керемнәрен төгәлләштерү, шулай ук өстәмә рәвештә алынган акчалар хисабына башкарыла торган чыгымнарны беркетү кирәклеген билгеләде.
Тышкы тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан бюджетның керем өлешендә раслауга тәкъдим ителгән күрсәткечләрнең дөреслеген расланды: үз керемнәре буенча – 366 605,9 млн. сум, кире кайтарылмый торган кертемнәр буенча – 86 109,4 млн. сум күләмендә.
Керемнәр буенча закон тарафыннан расланган күрсәткечләр 100,4% ка үтәлгән. Барлык салым керемнәре буенча расланган күрсәткечләргә ирешелгән, үтәлмәү очраклары юк, аерым төр салым булмаган керемнәр буенча үтәү 97-99% тәшкил итте.
Хисап палатасы тарафыннан шулай ук бюджет чыгымнары буенча хисап күрсәткечләре расланды. Аларның күләме 463 181,4 млн. сум тәшкил иткән, закон тарафыннан расланган күрсәткеч 99,2%ка үтәлгән. Бу – соңгы өч елда иң югары күрсәткеч: 2021 елда – 97,9%, 2020 елда – 97,6%, 2019 елда – 96,3% , – дип өстәде чыгыш ясаучы.
Ул шулай ук, узган еллардагы кебек үк, башкарылган чыгымнар күләменең планлы билгеләнешләрдән тайпылуның төп сәбәбе түбәндәгеләрдән гыйбарәт булуын ассызыклап узды. Бу: кайбер объектлар буенча төзелепне тәмамлау вакытын күчерү, башкарылган эшләрне кабул итү процедураларын инде 2023 елда гына төгәлләү, аерым чыгымнарның мөрәҗәгать нигезендә генә башкарылуы. Чыгымнар буенча гомуми калдык 5 824,9 млн. сум күләмендә җыелган һәм бу файдаланылмаган чаралар акча алучылар тарафыннан бюджетның бердәм счетына күчерелә һәм быел, ихтыяҗлар раслаган очракта, шул ук максатларга бирелә.
Соңгы елларда Хисап палатасы программалы бюджетлау мәсьәләләренә зур игътибар бирә, ул даими рәвештә республика дәүләт программаларына экспертиза ясау буенча үзенең эш нәтиҗәләре турында парламентка хәбәр итеп тора. Бу юнәлештә Хисап палатасы республика Хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә эшли, берникадәр дәрәҗәдә аның консультанты булып тора.
Хисап палатасы бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, хисап чорында бюджет турындагы заклнга кертелгән барлык 34 дәүләт программасы да финансланган. Программа чыгымнарының гомуми күрсәткече 100,2% ка үтәлгән (430 607,6 млн. сум).
Мөһим аспект – программалар формалаштыруга һәм аларны Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнары эшчәнлегенә таратуга федераль дәрәҗәдә якын килүнең җитди үзгәрүе.
Социаль тәэмин итү һәм халыкка түләүләргә чыгымнар 2021 ел белән чагыштырганда 2,4%ка (47 253,3 миллион сум) арткан. Муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелгән бюджетара трансфертлар күләме, 2021 ел дәрәҗәсенә карата 9,6 %ка үсеп, 69 415 млн. сум тәшкил итте.
Җирле бюджетларга бирелә торган субсидияләр һәм башка трансфертлар составына ел дәвамында республика бюджеты акчалары исәбеннән финансланган дүрт юнәлеш – халыкны һәм оешмаларны тыныч һәм сугыш вакытындагы гадәттән тыш хәлләрдә эш итүгә әзерләүгә; гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдә яклау өлкәсендә чараларны оештыру һәм үткәрү белән идарә итү; халыкны күчерү, төзелеш системасын камилләштерү, инженерлык, транспорт инфраструктурасын үстерү; иҗади коллективларга грант ярдәме күрсәтү кертелде.
Хисап палатасы фикеренчә, муниципаль районнарда финанс дисциплинасы дәрәҗәсен һәм бюджет өлкәсе белән идарә итүнең сыйфаты күтәрү өчен резервлар бар. Җирле бюджетларның керем өлешен тулыландыруга һәм бюджет чыгымнарын оптимальләштерүгә йогынты ясый торган типик хокук бозуларга һәм җитешсезлекләргә түбәндәгеләр керә: аренда түләүләрен түләтү һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләргә чыгымнарны каплау буенча чаралар күрелмәү, килешү төземичә мөлкәт бирү, экономияле булмаган чыгымнар.

«2022 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» Татарстан Республикасы Законы соңгы укылышта керемнәр буенча – 452,7 млрд. сум, чыгымнар буенча 463,2 млрд. сум күләмендә кабул ителде.

Документлар