08.06.2023

8 июньдә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышында Татарстан Хисап палатасының 2022 елдагы эше турында хисап каралды һәм кабул ителде.

Аның депутатларга ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте. Хисапта узган елда үткәрелгән тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары, Хисап палатасының үзара тәэсир итешү һәм хезмәттәшлек кысаларынданы эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүмат урын алды. Хисап докладыннан 2022 елда Хисап палатасы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, ачыкланган хокук бозулар һәм кабул ителгән чаралар күрсәткечләре динамикасы белән таныштырган кыска видеофильм тәкъдим ителде.
Чыгышын тәмамлаганнан соң, чыгыш ясаучы депутатлар Николай Рыбушкин, Игорь Бикеев, Азат Хамаев, Хафиз Миргалимов һәм Александр Тыгинның сорауларына җавап бирде. Алар бюджет акчаларыннан файдалануга багышланган финанс тикшерүләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча даими эш алып бару кирәклегенә игътибар итте.
Республиканың Хисап палатасы хисабын парламентарийлар бертавыштан игътибарга алдылар, шул ук вакытта алга таба эшләү өчен тәкъдимнәр дә бирделәр.
Фикер алышуга нәтиҗә ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хисап палатасы эшенең югары квалификациясен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хокук бозулар шактый ачыкланган һәм бөтен тормыш эшчәнлеге өлкәләре буенча тышкы һәм шулай ук эчке тикшерүне көчәйтергә кирәк. Контроль һәм тикшерү нәтиҗәләре конкрет булырга тиеш. Шул ук вакытта бюджет процессында катнашучыларның барысы да законны һәм финанс дисциплинасын бозу өчен җәза чаралары турында белсеннәр өчен эшчәнлектә хәбәрдарлык булырга тиеш. Республика Хисап палатасы тарафыннан шулай ук бик күп превентив чаралар кабул ителде. Финанс тәртибе сагында торып, ул, тулаем алганда, куелган бурычларны лаеклы үти , – дип ассызыклады ул.

2022 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап буенча докладка тезислар


2022 елда барлык планлаштырылган контроль чаралар комплексы башкарылган. 12 тикшерүнең икесе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йөкләмәсе, икесе – прокуратура органнары, икесе – Россия Федерациясе Хисап палатасы, алтысы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе мөрәҗәгатьләре нигезендә уздырылды.
Хисап палатасы таләпләрен үтәү йөзеннән тикшерү узган объектлар тарафыннан чаралар күрү һәм аларны юкка чыгаруның югары дәрәҗәсе – ачыкланган җитешсезлекләрнең гомуми күләменә карата 96,1% күләмендә тәэмин ителде.
Россия Федерациясе Бюджет кодексында (157, 160.2-1 маддәләрдә) бюджет бозуларын кисәтү, ачыклау һәм булдырмау максатларында финанс аудиты үткәрү һәм финанс менеджменты сыйфатын мониторинглау каралган.
Аларның төп максаты – бюджет чараларының баш администраторы җитәкчесен кабул ителгән карарларның законлылыгы һәм нәтиҗәлелеге турында нәкъ менә эчке аудит нәтиҗәләре буенча формалаша торган мәгълүмат белән тәэмин итү.
Хисап палатасы вәкаләтләренә ведомство дәрәҗәсендә эчке финанс контролен һәм аудитны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү кертелгән.
Әлеге юнәлештә министрлыклар һәм ведомстволар эшчәнлегенә анализ ясау эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Моннан тыш, республикабызның Финанс министрлыгы тарафыннан башкарма хакимият органнарында квартал саен уздырыла торган финанс менеджменты сыйфаты мониторингы нәтиҗәләрен файдалану контроль чарасын планлаштыруда хәвеф-хәтәр чыгу куркынычы чыгуны үз эченә алган алымны куллануны киңәйтүгә ярдәм итәргә мөмкин.
Әлеге юнәлешнең перспективалары Татарстан Республикасында Дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы тарафыннан тикшереләчәк, ул Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Хисап палатасы рәислегендә инде 18 ел дәвамында эшли.
Финанс контроле органнарының эшен һәм үзара хезмәттәшлеген координацияләү зарурлыгы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә дә танылды, мондый эш 2019 елда башланган. Әйтергә кирәк, Россия Хисап палатасы һәм Федераль казначылык игълан иткән максатлар, бурычлар һәм уртак эш формалары безнең Совет өчен билгеләнгән максатларга тиң.
Бу, беренче чиратта, финанс контроле органнары эшчәнлеге планнарын синхронлаштыру, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча мәгълүмат алмашу, контроль объектларына йөкләнешне киметү, хәвеф-хәтәр дәрәҗәсе югары булган юнәлешләрдә игътибарны көчәйтү.
Федераль дәрәҗәдә финанс контроленең барлык органнары тарафыннан ачыклана торган хокук бозуларны бәяләү һәм квалификацияләү алымнарының бердәмлеген тәэмин итү вариантлары эшләнә.
Хисап чорында Хисап палатасының экспертиза-аналитика эшчәнлеге кысаларында чираттагы ел һәм план чор бюджетын кабул итү өчен, шулай ук Дәүләт Советы тарафыннан бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә парламент контролен гамәлгә ашыру өчен каралган тышкы финанс контроленең барлык процедуралары тормышка ашырылды.
Эшнең тагын бер юнәлеше – дәүләт программалары проектларына һәм аларга кертелгән үзгәрешләргә экспертиза язау, нәтиҗәләр республика Министрлар Кабинетына тапшырылды. 2022 елда Хисап палатасының позициясе һәм тәкъдимнәре Хөкүмәтнең 65 карар проекты буенча тәкъдим ителде.
Анализ бюджет ассигнованиеләре күләмен финанслау, индикаторлар үтәлеше күрсәткечләренең туры килү предметына гына үткәрелми.
Мәсәлән, Хисап палатасы Премьер-министр адресына «максатчан билгеләнеш буенча үзләштерелгән финанс чараларының өлеше» күрсәткечен Татарстан Республикасының кайбер дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары исемлегеннән төшереп калдыруның максатчанлыгы турында мәгълүмат җибәрде.
Бюджет акчаларын максатчан тоту законнар таләбе булып тора һәм, димәк, бюджет процессында катнашучы – дәүләт программаларын үтәүчеләрнең турыдан-туры бурычы булып тора һәм программа максатларына ирешү күрсәткече буларак карала алмый.
Шулай ук үткәрелгән экспертизалар нәтиҗәләре буенча төрле программаларда чараларны кабатлау, “Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү, “Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү” дәүләт программаларында финанс ресурсларына ихтыяҗны исәпләгән чакта кулланылган күрсәткеч белән чагыштырганда бәяләү индикаторларын киметү очраклары ачыкланды.
Шулай итеп, Хисап палатасы программалар проектларын ведомствоара килештерү этабында ук алдан күреп эшли – нигезсез бюджет чыгымнарына китерә торган шартларны юкка чыгару буенча чаралар күрә.
Ел саен Хисап палатасы тәкъдимнәре буенча республика Министрлар Кабинеты тарафыннан идарәи карарлар кабул ителә, карарлар чыгарыла.
Әйтик, хисап елында уздырылган 2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү дәүләт программасы кысаларында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре инфраструктурасын үстерү һәм карап тоту чараларына бүлеп бирелгән акчаларны тотуны тикшерү нәтиҗәләре буенча бакчачылык ширкәтләренә ярдәм чараларын күрсәтү әлеге ярдәмне алучыларны сайлап алу критерийлары булмаган хәлдә башкарылган.
Әлеге мәсьәлә Хисап палатасы тарафыннан программаның дәүләт заказчысы – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәләп эшләнде. Агымдагы (2023) елның 6 маенда Хөкүмәт тарафыннан субсидияләр бирүнең таләп ителә торган тәртибен раслаган 574 номерлы карар кабул ителде.
Республика Хөкүмәтенең тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы бәяләмәсенә һәм киңәшләренә оператив реакциясе бюджет һәм финанс дисциплинасы торышы турындагы мәгълүматның идарәчел карарлар кабул иткәндә кирәк булуын күрсәтә.
2022 елның декабрендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының һәм Россия Хисап палатасының төбәкләрнең закон чыгару һәм контроль-хисап органнары катнашында киңәйтелгән киңәшмәсе булды. Аның нәтиҗәләре буенча кабул ителгән шул исәптән Россия Федерациясе субъектларының вәкиллекле органнары адресына юлланган карарлар һәм тәкъдимнәр дәүләт идарәсе органнары системасында контроль эшчәнлек нәтиҗәләренә ихтыяҗ артыруга, контроль-хисап органнарына нәтиҗәле гамәли ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Шундый карарларның берсе – тикшерү-хисап органнарын цифрлы трансформацияләүгә бәйле чыгымнарны «Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектына кертү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча, 2022 елдан эчке эшчәнлекне автоматлаштыру һәм Хисап палатасы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру процессына цифрлы технологияләрне кертү буенча чаралар тормышка ашырыла.
Финанс контроле – дәүләт идарәсе вазыйфаларының берсе. Хисап палатасы эшчәнлеге бюджет процессында гына тупланып калмыйча, закон тарафыннан билгеләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру гавами хакимият органнары эшчәнлегенең барлык өлкәләренә диярлек интеграцияләнгән.
Шуңа күрә Татарстан Республикасы Хисап палатасы алга таба да законлылык торышына, финанс-бюджет дисциплинасы дәрәҗәсенә объектив бәйсез бәя бирү максатында куелган бурычларны үтәүне дәвам итәчәк.

Документлар