03.06.2023

Татарстан Хисап палатасы командасы 3 июньдә Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең республика профсоюзы уздырган «Бердәм ил – мин, син, ул» спорт-туристлык слеты ярышларында җиңүчеләрнең берсе булды.

Яшел Үзәннең «Маяк» турбазасы территориясендә узган әлеге массакүләм ярышлар үз стартына дәүләт оешмаларыннан һәм муниципаль берәмлекләрдән иллеләп команданы тәкъдим иткән өч йөзгә якын катнашучыны җыйды.

6 кешелек командалар зачет баллары исәпләнгән өч турда ярышты. Һәр турны үтү өчен икешәр сәгать вакыт бирелде. Командадан ике катнашучы спорт балыкчылыгы белән шөгыльләнгән арада, калган дүртлек 12 этаптан торган спорт-туристлык эстафетасында катнашты.

Иртәнге балык тоту вакыты узган, ә кичкесенә әле бик ерак булганга, бик азлар гына уңышка ирешә алды. Ә баллар өчен төп көндәшлек эстафетада җәелде. Командаларга, коры җирдә һәм суда очраган киртәләр белән көрәшергә, тауга менеп, сазлыкны узып, реакцияне, көчне, чыдамлыкны һәм үзара ярдәмләшүне күрсәтергә туры килде. Чын мәгънәсендә, йөз белән пычракка егылмаска кирәк иде.

Формула 1 өченче турында инде бөтен команда белән тиз һәм оста итеп картоннан, пенопласттан, агачтан һәм кул астындагы чаралардан узыш болидын җыярга, алай гына да түгел, ә аны тиз арада финишка китереп җиткерергә дә кирәк иде.

Безнең команда (Ольга Смелова, Регина Рассадкина, Мария Терская, Никита Борисов, Илнур Сәмигуллин, Илнур Шәрифҗанов) барлык сынауларны намус белән үтәде һәм мактаулы кубокны яулады!



Фоторепортаж: Спортивно-туристический слет «Целая страна – я, ты, он, она» г.Зеленодольск (03 июня 2023 г.)


Документлар