03.06.2023

«Тагын исәнмесез!» – дип сәламләделәр узган шимбәдә республика Хисап палатасы хезмәткәрләре үзләренең Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар приютында тәрбияләнүче күптәнге дусларын. Бирегә алар Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасында катнашу өчен килгәннәр иде.

Чын-чынлап җәйге һава торышы балаларның саф һавада рәхәтләнеп бәйрәм итүенә ярдәм генә итте: буйчан курчаклар катнашында «Күңелле стартлар» һәм хәрәкәтле уеннар оештырылды. Шуның өстенә балалар җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде.

Хисап палатасы коллективыннан шефка алынган балаларга бүләккә каркасыз кәнәфиләр һәм урам батуты тапшырылды. Приют ишегалдында әзерләнгән чәйле-коймаклы бәйрәм өстәлен ямьләндереп, гелий шарлары һәм татлы бүләкләр дә өстәлде. Ә чараның чын бизәге булып исә аудитор Сергей Колодниковның хатыны Наталья пешергән торт торды.



Фоторепортаж: Праздничное мероприятие в приюте Забота по случаю Международного дня защиты детей (03 июня 2023 г.)


Документлар