01.06.2023

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Хисап палатасы хезмәткәрләре балаларының рәсемнәр һәм иҗат күргәзмәсендә катнашучыларга бүләкләр тапшыру чарасы булды.

Балалар рәсемнәре күргәзмәсен оештыру – Хисап палатасы коллективының күпьеллык традициясе. Быелгы бәяге «Минем бәхетле көнем» девизы астында узды һәм үзенең иҗади эшләрен 19 бала тәкъдим итте. Хисап палатасының профсоюз оешмасыннан һәркайсы киләчәктә дә иҗади сәләтләрен үстерү өчен «Леонардо» хобби-гипермаркетына бүләк сертификаты алды.

Балалар тудырган сәнгати образлар дөньясы шулкадәр күпкырлы һәм матур – аның чынбарлык хыяллар һәм фантазия белән бергә кушылып китә! Зур туңдырма, дачада футбол уйнау, табигатькә турпоход, йорт эт-мәчеләре белән аралашу шатлыгы, кыргый җәнлекләр (әллә зоопарктан, әллә инде Африкадан ук килгәннәр), серле космос, әкияти сарайлар һәм корабльләр һәм кояшны гәүдәләндергән Вангог көнбагышлары... Болар барысы да – БӘХЕТ! Һәм, әлбәттә, ул иң якын һәм яраткан кешеләрсез була – әти-әниләребез, эне-сеңелләребездән башка алмый. Күңелләрдә балалар җыры яңгырагандай булды – һәрвакыт булсын!..







Документлар