05.05.2023

5 майда Татарстан Хисап палатасында аның рәисе Алексей Демидов җитәкчелегендәге Хисап палатасы Коллегиясе әгъзаларының Россия Хисап палатасы аудиторы Сергей Штогрин белән эшлекле очрашуы узды.

Алексей Демидов кунакка республиканың Хисап палатасы эше турында сөйләде, беренче көннәрдән үк аның Россия Хисап палатасы, Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы контроль-хисап органнары советы, төбәк контроль-хисап органнары белән актив профессиональ диалог алып баруын билгеләп үтте.

Палатаның хезмәт исемлегендә – агросәнәгать комплексын, юл хуҗалыгын, торак-коммуналь комплексын, физкультура-спорт һәм сәламәтләндерү эшен үстерүгә, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга, эшмәкәрлеккә һәм энергия ресурсларын саклауга ярдәм итүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә карата 40 аудит.

Дәүләт ресурсларын тотуны контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген күтәрүгә күп очракта вазифасы буенча республика Хисап палатасы җитәкчесе җитәкчелек иткән Дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы кысаларында финанс тикшерүе органнары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары белән үзара багланышлар ярдәм итә.

РФ Хисап палатасында социаль сәясәт, мәдәният һәм туризм өлкәсендә эшләүче Сергей Шторгин, үз чиратында, РФ СП ның аерым бер юнәлешләр буенча чагыштырып анализлау ысулларын кулланып заманча эшләү юллары турында сөйләде.

– Чагыштырма әйберләр була, ләкин какчак чагыштыру да мөмкин түгел кебек тоела. Мондый очракларда нәрсә белән чагыштырырга кирәклеген белергә кирәк. Һәм төгәл эшләргә, иң асылына кадәр төшенергә кирәк. Ул вакытта бик күп кызыклы нәрсәләр ачыклана, – дип аңлатты Сергей Штогрин РФ Пенсия фондын комплекслы тикшерү буенча эпизодларның берсе хакында. Аның нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан пенсия билгеләгәндә гражданнарның пенсия хокукларын бозуның берничә очрагын ачыкланган булган.

Федераль аудиторның презентациясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Казанның контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев әңгәмәсендә катнашучыларда да зур кызыксыну уятты.

Дискуссия барышында Леонид Якунин, аерым алганда, җирне кадастр ягыннан бәяләү һәм салым салу мәсьәләләрендә Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Ә Эльмира Зарипова яшәү минимумын бәяләү һәм көндезге бүлектә укучы студентлар булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү кирәклеге буенча республика җитәкчелеге позициясенең РФ Хисап палатасыныкына якын булуын билгеләп үтте. «Сезнең эшләнмәләрегезнең кайберләрен без үзебезгә куллануга ала алабыз», – диде ул сүз ахырында.

Алексей Демидов кунакка файдалы очрашу өчен рәхмәт белдерде.



Фоторепортаж: Рабочая встреча членов Коллегии Счетной палаты во главе с ее Председателем Алексеем Демидовым с аудитором Счетной палаты России Сергеем Штогриным (05 мая 2023 г.)


Документлар