28.04.2023

28 апрельдә Татарстан Хисап палатасы коллегиясе 2020-2021 елларда һәм 2022 елның узган чорында Мәгариф» илкүләм проектының Заманча мәктәп» төбәк проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгына бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

– Хисап палатасы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануны контрольдә тоту буенча планлы эш алып бара, – диде Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, утырышны ачып. – Бу юнәлештә безнең тарафтан мәгълүмат алмашу һәм илкүләм проектларны һәм региональ программаларны касса аша финанслау һәм касса буенча башкару буенча эшләрнең агымдагы торышына мониторинг ясау өчен республика Икътисад министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды.

Хисап палатасы тарафыннан тикшерелгән чорда «Заманча мәктәп» проектын тормышка ашыруга 476,4 млн. сум бүлеп бирелгән, аның күп өлешен федераль бюджет акчалары тәшкил иткән. Алар авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында («Үсеш ноктасы» үзәкләре), «Кванториум» балалар технопаркларында урнашкан табигать-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәкләрен төзүгә һәм аларның эшләвен, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирүдә ярдәм итүгә юнәлдерелде.

– Тикшерелгән өч ел эчендә проектны гамәлгә ашыру барышында республиканың 43 районында 273 мәктәп базасында «Үсеш ноктасы» үзәкләре булдырылды, моңа 395 млн. сум бюджет акчалары тотылды, – дип хәбәр итте аудитор Сергей Колодников. – Казанның 98 нче урта мәктәбе һәм Бөгелмәнең 2 нче лицее базаларында проектның әлеге юнәлешен бюджеттан финанслау күләме 40,8 млн. сумлык ике «Кванториум» мәктәп технопаркы булган төзелде. Һәм, ниһаять, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен алты мәктәпнең матди-техник базасы 40,6 млн. сумга яңартылды.

Хисап палатасы тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы аппаратында тикшерүләр, Казанның – 6 мәгариф оешмаларында һәм республиканың 8 муниципаль районының 44 мәгариф оешмасында урынга чыгып тикшерү чаралары уздырылды.

Яңа җиһазларга мәктәпләргә ихтыяҗ булмаган аерым фактлар ачыкланды. Мәсәлән, Казанның 98 нче мәктәбендә бәясе 766 мең сум булган программа идарәсендә лазер резкасы станогы кулланылмаган. Питрәч районында 1 нче урта мәктәптә өч квадрокоптер тузан җыйган, Иске Шигали урта мәктәбендә 135 мең сумлык механика һәм робототехника буенча белем алу җыелмасын кулланмаган, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 142 нче Казан мәктәбендә 495 мең сумлык интерактив система.

Мәктәпләрдә яңа җиһазга ихтыяҗ булмаган аерым очраклар ачыкланды. Мәсәлән, Казанның 98 нче мәктәбендә бәясе 766 мең сум булган программа идарәле лазер резкасы станогы кулланылмаган. Питрәч районында 1 нче урта мәктәптә өч квадрокоптер тузан җыйган, Иске Шигали урта мәктәбендә – 135 мең сумлык механика һәм робототехника буенча белем алу җыелмасы, ә Казанның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен 142 нче номерлы мәктәбендә 495 мең сумлык интерактив система кулланылмаган.

– Кайбер очракларда кайтарылган җиһазларны нәтиҗәле файдаланмау мәктәптә профильле укытучы булмау белән бәйле, – дип дәвам итте аудитор. – Мәсәлән, Биектау районының Мәмдәл урта мәктәбендә шул сәбәпле кайтартылган көннән бирле гомуми бәясе 193 мең сум булган экология буенча цифрлы лаборатория һәм робототехника комплексы файдаланылмаган.

Моннан тыш, мәктәп укытучыларының аңлатмаларына караганда, робототехника буенча кайткан җиһазларны файдалану өчен профильле педагоглар өчен махсус укыту курслары таләп ителә.

Дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырган чакта 4,9 млн. сумлык хокук бозулар җибәрелгән. Барыннан да элек алар төзелгән контракт шартларына туры килми торган товарларны кабул итү һәм алар өчен түләү белән бәйле. Мисал өчен, Казанның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен 142 нче номерлы мәктәбенә 1,5 млн. сумлык коры интерактив бассейн ка йтарылган. Контрактка беркетелгән спецификация буенча бассейн комплектына 7,5 см диаметрлы 3500 пластик шарлар керә. Ә чынлыкта анда 7 см диаметрлы 1200 пластик шарлар гына «йөзгән».

Хокук бозуларның һәм җитешсезлекләрнең гомуми суммасы 7 млн. сум, ягъни тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата 1,4% тәшкил итте. Аудитор сүзләренчә, җитешсезлекләр тулысынча юкка чыгарылырга тиеш.

– Булырга тиеш тә булмаган хокук бозулар ачыкланды – күп очракта урыннарда аңлашылмаучанлык барлыкка килгәнгә, күп төгәлсезлекләр шунда ук юкка чыгарылды. Ләкин министрлыктан җаваплылыкны төшерә алмыйм: бездә махсус комиссия бар, нәкъ менә аңа мондый мәсьәләләрне хәл итүгә җентекле һәм җаваплы карарга кирәк. Нәтиҗәләр ясарбыз, – диде министр Илсур Һадиуллин.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Мәгариф һәм фән министрлыгына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты Республики Татарстан (28 апреля 2023 г.)


Документлар