28.04.2023

28 апрель көнне Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге Коллегиясе Яшел Үзән районында 2020-2022 елларда бюджет акчаларыннан, дәүләт һәм муниципаль милектән файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Алексей Демидов билгеләп үткәнчә, муниципаль район икътисадының нигезе – сәнәгать предприятиеләре һәм җирле бюджетның керем өлешен үтәү күп очракта «A.M. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы (Россиянең иң эре һәм стратегик мөһим суднолар төзү предприятиеләреннән берсе) һәм «ПОЗиС» АҖ (көнкүреш, сәнәгать һәм суыткыч җайланмаларының эре җитештерүчесе) кебек салым түләүчеләрдән акча керүе белән билгеләнә. Моннан тыш, шәһәрдә фанера заводы эшли, ә азык-төлек сәнәгате предприятиеләреннән – бөтен республиканы балалар туклануы продукциясе белән тәэмин итүче Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты.

Шул ук вакытта республика бюджетыннан финанс ярдәме күләме Яшел Үзән муниципаль районына шактый зур булып кала бирә һәм керемнәрнең гомуми суммасыннан 44% тәшкил итә. Республика бюджеты акчаларын куллануны Хисап палатасы тулы күләмдә тикшерде. Шулай ук җирле бюджетны үтәлешенең аерым мәсьәләләре дә каралды.

Бухгалтерлык исәбен алып бару, финанс хисаплылыгын төзү, муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү өлкәләре аеруча проблемалы булып чыкты.

Гомуми бәясе 66 млн. сум булган кирәксез милек (күчемсез милек, җиһазлар, автотранспорт) очраклары ачыкланды. Шул ук вакытта район учреждениеләре аларны тоту буенча чыгымнар башкара, аерым алганда, транспорт салымы түли.

2019 елда район башкарма комитеты РФ Үзәк банкыннан бушлай РКЦ бинасын алган. Әмма бүләкне тиешенчә бәяләмәгәннәр – бина файдаланылмый. Шул ук вакытта ул җирле бюджетка тискәре тәэсире бар: 2020-2022 елларда коммуналь түләүләр һәм салымнар буенча 6,2 млн. сум түләнгән.

Хисап палатасы ревизорлары җир ресурслары белән эш итү процессына да игътибар бирде.

– Район территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатчан файдаланмауның 4 очрагы ачыкланды, аерым җир кишәрлекләре инертлы материалларны складлау һәм көнкүреш чүп-чарын саклау өчен файдаланыла, – дип хәбәр итте тикшерү җитәкчесе аудитор Илнур Мөбарәков.

Шулай ук туклануны оештыру мәсьәләләре дә тикшерелде. «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ контрактларында әзер ризыкларны һәм азык-төлек продуктларын лаборатор тикшерүләр уздыру йөкләмәләре булганда, санитар-табиб контроле бюджет учреждениесе көче белән гамәлгә ашырылган. Пешекчеләргә һәм кухня хезмәткәрләренә хезмәт хакына чыгымнарның бер өлеше шулай ук җирле бюджеттан түләнгән.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән муниципаль районы башлыгына күрсәтмә юлланды. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатчан файдаланмау, җирләрдән чүп чүп-чар чүплекләре тоту өчен файдалану очраклары буенча тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тапшырыла. Озак вакыт кирәге чыкмаган күчемсез милек объектларының булуы турында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына хәбәр итәргә карар кылынды. Чаралар кабул итү кирәклеге турындагы мәсьәләне хәл итү өчен тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелде.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты Республики Татарстан (28 апреля 2023 г.)


Документлар