31.03.2023

31 мартта Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендә Коллегиясе утырышында 2020-2021 елларда һәм 2022 елның 10 ае өчен Мөслим муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Ревизорлар тикшергән гомуми сумма 2,5 млрд. сум тәшкил итте, һәм аларның һәр унынчысы диярлек хокук бозып кулланылган. Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, аеруча күп шелтәләр муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү өлкәсенә карата булган, анда 162 млн. сумлык хокук бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланган.

Шулай итеп, гомуми калдык бәясе 115,3 млн. сум күләмендәге коммуналь инфраструктура муниципаль объектлары (газүткәргечләр, су үткәрү челтәрләре, чистарту корылмалары) коммерция структуралары («Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ) тарафыннан килешү мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә эксплуатацияләнгән. Шундый ук хәлне ревизорлар кадастр бәясе 3,1 млн. сум тәшкил иткән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 81 гектар җирләрдән файдаланганда да күзәтә: хокук билгели торган документлары булмаган хәлдә, коммерсантлар кишәрлекләрдән үзләренчә файдаланганнар.

Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, 2020 елда Семяково авылында республика бюджеты акчасына (2,7 млн. сум) сәүдә җиһазлары белән халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модуль пункты төзелгән. Район хакимияте аны Мөслим районы кулланучылар җәмгыятенә тапшырган, шул ук вакытта объектны район милкенә кабул итеп тормаганнар.

Аудитор фикеренчә, район учреждениеләре һәм предприятиеләре балансында торучы матди активларны хуҗалык әйләнешенә кертү яисә вакытында исәптән чыгару эше шактый сүлпән башкарыла. Моның дәлиле – гомуми күләме 16,5 млн. сумлык файдаланылмый торган күчемсез милек һәм транспорт объектлары.

Хисап палатасы ревизорлары «игътибарга алган» башка очраклар арасында – төзелгән муниципаль контрактларны башкару шартларын үтәмәү, төзелеш һәм ремонт эшләренең арттырылган күләмнәрен түләү, шулай ук подрядчылар тарафыннан төзелгән контрактлар шартларында каралмаган материалларны куллану.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозуларның гомуми күләменең 93 проценты юкка чыгарылырга тиеш дип саный аудитор.

– Мәсьәләләр ачык, аңлашу бар: закон бозуларның 248 миллион сумлык гомуми күләменнән 229ы бетерелде инде, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. – Ә проблемалы инженерлык челтәрләре буенча концессион килешү әзерләнә. Юридик яктан тоткарлыклар булды, әмма без гамәлдәге законнар нигезендә карар таба алдык.

Хисап палатасы Коллегиясе карары нигезендә Мөслим муниципаль районы башлыгы адресына күрсәтмә җибәрелде, тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (31 марта 2023 г.)


Документлар