30.03.2023

30 мартта Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Россия Хисап палатасының финанс аудиты департаменты тарафыннан үткәрелгән «2022 елда тышкы дәүләт аудитын (контроль) апробацияләү нәтиҗәләре буенча аның барышында ачыкланган хокук бозулар классификаторын куллану мәсьәләләре буенча тикшерү-хисап органнары мөрәҗәгатьләрен карау» семинарында катнашты.

Узган ел тикшерү-хисап органнары өчен Хокук бозулар классификаторының яңа редакциясе буенча эш шартларында узган беренче ел булды. Гамәлдәге эшчәнлек нәтиҗәләре буенча җыелган төбәк һәм муниципаль ТХО мәсьәләләре һәм тәкъдимнәре РФ Хисап палатасында гомумиләштерелде һәм эшкәртелде.

Семинар барышында хокук бозуларны классификацияләү алгоритмы, Классификаторны алга таба камилләштерү зарурлыгы турында фикер алышу узды.

Документлар