24.03.2023

24 мартта Россия МТХО Союзы видеоконференция режимында «Төзелеш (реконструкция, капиталь ремонт) өлкәсендә бюджет акчаларын тотуны тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозуларны ачыклау һәм классификацияләү практикасы» дигән түгәрәк өстәл үткәрде.

Бу юнәлеш буенча үзенең гамәли эшчәнлеге тәҗрибәсе белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж һәм Улан-Удэ ТХП вәкилләре уртаклашты. Контракт сметасын төзү һәм инвестиция-төзелеш проектларын гамәлгә ашырганда үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча доклад белән «Главгосэкспертиза России» ФАУ башлыгы урынбасары Сергей Головин чыгыш ясады.








Документлар