13.02.2023

13 февральдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты һәм Комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышында чыгыш ясады, анда ул 2019-2022 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына урта һөнәри белем системасын үстерүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге турында Хисап палатасының хисабын тәкъдим итте.

Нәтиҗәлелек аудит нәтиҗәләре узган елның декабрендә Хисап палатасы Коллегиясе тарафыннан каралды һәм расланды.

Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, 2021 елда республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләренең 43%ы укучылар кабул итү буенча планны үтәмәгән. Мондый ссузларның күпчелек өлеше авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерли. Кабул итүнең контроль саннарын (КЦП) үтәмәүнең сәбәпләре – яшьләр арасында кайбер белгечлекләрнең кирәк булмавы, белем дәрәҗәсенең түбән булуы, халыкны урбанизацияләү процессы, профориентация буенча эшнең тиешенчә булмавы һәм хәтта – потенциаль кәләшләр кытлыгы да. Ә аерым белгечлекләр буенча студентлар туплый алмауга укуның озакка сузылуы да тәэсир итә.

Укыту һәм яшәү шартлары – еш кына спартаннарча. Аудитор сүзләренчә, тулай тораклар биналарының 66 проценты 40 елдан артык элек төзелгән һәм капиталь ремонтка мохтаҗ, ә тулысынча тузганлык һәм эксплуатацияләүгә яраксызлык аркасында автопаркның 37 проценты алыштырылырга тиеш.

Эшнең мондый торышы депутатларны борчуга салды. «Әгәр тулай торакларның шундый тузганлыгы булса, эшче һөнәрләренә кем барачак соң?! Чаң сугарга кирәк!», – дип ачуланды Фадбир Сафин. Аны комитет рәисе Леонид Якунин да хуплады: «Яшьләрнең таләпләре хәзер бөтенләй башка. Бу ямьсез хәлне төзәтергә кирәк».

Ә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов хәтта үзе тәкъдим иткән ведомство өстенә ишелгән тәнкыйтьне тыныч кына кабул иткән мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинны хәтта оялтырга да мәҗбүр булды: «Сезнең «бу хокук бозулар булды һәм, кызганычка каршы, алга таба да булачак» дигән фикерләвегез монда булырга тиеш түгел. Бераз кызарырга кирәк!».

Министр урынбасары сүзләренә караганда, ул үзе Түбән Камадагы көллиятләрнең берсен тәмамлаган һәм хәлне ишетеп кенә белми. «Бу тулай тораклар – 50 ел элек булган тулай тораклар, анда күз яшьләреннән башка карый дп алмыйсың, бүлмәләрдә салкын, бу шартларда кешеләрнең ничек исән кала алуын әйтүе кыен. Киләсе елда аларда капиталь ремонт үткәрүне сораячакбыз», – дип вәгъдә итте ул.

Р.Хәйруллин Хисап палатасының КЦП формалаштыру системасының камил булмавы, предприятиеләрдә, гомумән, тармакларда ихтыяҗларны үтәү зарурлыгы өлешендә тәнкыйтьләве белән дә килеште. «Базар ихтыяҗларына тиз генә җавап бирү барып чыкмый, инертлык һәм бюрократия күп әле», – дип зарланды министр урынбасары, әмма министрлык проблеманы хәл итү белән шөгыльләнәчәк дип вәгъдә итте.

Комитет Хисап палатасы мәгълүматын игътибарга алды, ә профильле министрлыкка тиешле рекомендацияләр бирде.



Фоторепортаж: Совместное заседание Комитета Государственного Совета по бюджету, налогам и финансам и Экспертного совета при комитете (13 февраля 2023 года)


Документлар