23.12.2022

23 декабрьдә Татарстан Республикасының Тикшерү-хисап органнары Советының традицион утырышы дистанцион форматта узды.

ТХО Советы Рәисе Алексей Демидов кадрлардагы үзгәрешләр турында хәбәр итте һәм ике муниципаль палатада быел билгеләнгән яңа җитәкчеләр белән таныштырды. Алар – Марс Шәйхетдинов (Түбән Кама районы) һәм Лилия Срурова (Мөслим районы).

Әлеге билгеләнүләр законнар таләпләре нигезендә узды – районнар башлыклары мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Хисап палатасының квалификация комиссиясе кандидатурларның муниципаль берәмлекнең тикшерү-хисап органы рәисе вазыйфасы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде, алар белән әңгәмәләр үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре буенча район башлыкларына тиешле бәяләмәләр җибәрелде.

Алексей Демидов ТХО Советы әгъзаларының узып бара торган елда башкарган эшләренә кыскача йомгак ясады. Аннары бюджет акчаларын тотуның бер өлкәсе буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Татарстан Хисап палатасы тарафыннан даими рәвештә, шул исәптән муниципаль районнарда тикшерүләр вакытында да хокук бозулар ачыклана торган өлкә – юридик һәм физик затларга субсидияләр бирү.

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 һәм 78.1 нче маддәләре нигезендә юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, физик затларга, коммерциягә карамаган оешмаларга җирле бюджетлардан субсидияләр бирү аларны муниципаль норматив хокукый актлар белән расланган бирү тәртибенә туры китереп башкарылырга тиеш. Үз чиратында алар Россия Хөкүмәте карарында билгеләнгән гомуми таләпләргә туры килергә тиеш.

– Бу карар чагыштырмача күптән түгел, 2 ел элек расланган, һәм, практика күрсәткәнчә, барлык муниципалитетлар да норматив документларны бюджет законнары нормаларына туры китерү буенча тиешле эш башкармаган әле, – дип аңлатты Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов.

Мәсәлән, Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен сайлап алуның критерийлары да, күрсәтелгән ярдәм күләме дә, субсидия алуга дәгъва кылучыларга карата куелган таләпләр дә билгеләнмәгән. Нәтиҗәдә, ярдәм күләме, аны алучыларга бәйле рәвештә, шактый аерыла, һәм шулай ук аны бирүнең нигезлелеге бәяләнелә алмый иде. «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сатып ала торган бодайның бер үк күләменә аерым алучыларга – тотылган чыгымнарның 40 проценты, икенчеләренә 100 проценты кире кайтарылган. Һәм мондый билгесезлек, безнең фикеребезчә, коррупция күренешләре куркынычлары өчен турыдан-туры алшартлар тудыра», – дип ассызыклады аудитор.

Шуңа күрә ул муниципаль хезмәттәшләрен юридик һәм физик затларга җирле бюджетлар акчалары исәбеннән күрсәтелгән финанс ярдәмен билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәү предметына 2023 елда инвентарьлаштырырга өндәде.

ТР Хисап палатасы юридик бүлеге башлыгы София Козина Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы тикшерү-хисап органнары советы әгъзасы булып тора. Аның карамагында – тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча актуаль мәгълүмат. Һәм гадәттәгечә ул аудиториягә әлеге мәгълүмат җиткерде һәм комиссиянең билгеле бер гамәли әһәмияткә ия материалларына күзәтү тәкъдим итте.

Тикшерү-хисап органнары вәкаләтләрен тулысынча үтәүнең төп шартларының берсе – тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеген сыйфатлы методика ягыннан тәэмин итү. Агымдагы елда Россия Хисап палатасы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнары тарафыннан тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары уздыру өчен тышкы дәүләт һәм муниципаль аудит (тикшерү) стандартларына карата гомуми таләпләрнең яңа редакциясе расланды.

Эшчәнлекне методологик яктан тәэмин итү буенча алга таба эшне тышкы дәүләт һәм муниципаль аудит стандартларын эшләүгә бердәм таләпләр комплексын билгеләүче документны исәпкә алган хәлдә ничек төзергә кирәклеге турында Хисап палатасының экспертиза һәм методология бүлеге җитәкчесе Игорь Вилков сөйләде.

– Ел дәвамында без тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген автоматлаштыру буенча башка регионнардагы коллегаларыбызның эш тәҗрибәсен, яңа программа продуктларын безнең эшкә кертү мөмкинлекләрен өйрәндек, – диде аннары Хисап палатасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән куллануны тәэмин итү һәм мәгълүмат ресурсларын бирү мөмкинлеген ел саен финанслау мөмкинлеге белән «Находка-КСО» программа комплексы сатып алынуы хакында хәбәр итте.

2023 елдан комплексны инде эштә кулланырга мөмкин булачак, ә Совет утырышы барышында «Находка-КСО» программа комплексын тәкъдир итү булды. Муниципаль районнарның тикшерү-хисап органнарын тоташтыру мөмкинлеге аның хур өстенлеге булып тора. Киров өлкәсендә, мәсәлән, әлеге система белән 43 муниципаль берәмлек эшли, бу безнең республика белән чагыштырырлык.

Киңәшмәнең практик өлешен икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь Кох дәвам итте, ул Россия һәм Татарстан икътисадларын үстерү перспективалары турында доклад белән чыгыш ясады.

Муниципаль тикшерү-хисап палаталары рәисләре Марина Ибраһимова (Нурлат районы) һәм Роман Губкин (Яңа Чишмә районы) үз эшчәнлекләрендәге тәҗрибә белән уртаклашты.

Совет утырышында ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы финанс контролеры» конкурсында җиңүчеләр билгеләнде: Светлана Кадыйрова (Яшел Үзән районының ТХП рәисе) һәм Фәнил Низамиев (Мамадыш районының ТХП рәисе).

Муниципаль финанс тикшерүен үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасының Рәхмәт хатлары белән муниципаль палаталар җитәкчеләре Наталья Сәлимова (Азнакай районы) һәм Лилия Хөрмәтуллина (Югары Ослан районы) бүләкләнде.

Киләсе елга һәм якын аралыкка тикшерү-хисап органнары эшчәнлегендәге максатларны билгеләп, Алексей Демидов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында республика Президенты Рөстәм Миңнехановның хакимият органнарын финанс-бюджет дисциплинасын, һәр бюджет сумын тотуның нәтиҗәлелеген күтәрүне тәэмин итәргә чакыруын билгеләп үтте. Тикшерү-хисап органнарының актуаль бурычы булып тотылган финанс ресурсларының программа документлары тарафыннан кабул ителгән максатларга ирешү дәрәҗәсенә туры килүен ачыклау тора.

– Мондый контекстта безнең эш нәтиҗәләрен кабул ителгән стратегик карарларны бәяләргә һәм коррекцияләргә мөмкинлек бирә торган идарә коралы буларак карарга мөмкин, – дип билгеләп үтте А.Демидов.

Һәм агымдагы елда мондый мисаллар берничә иде. Хисап палатасы үзенең бәяләмәләре белән идарә итү карарын таләп итә торган, аннан башка алга таба тиешле чыгымнарның нигезле булу-булмавы турында сорау куелырга мөмкин булган мәсьәләләрне билгеләде. Быел республика Хөкүмәтенә 63 бәяләмә җибәрелде. Дәүләт программаларының эчтәлегенә карата Хисап палатасының искәрмәләре һәм тәкъдимнәре буенча мәҗбүри тәртиптә башкарма хакимият органнары тарафыннан эш уздырыла.

Бу эш юнәлеше тагын бер мөһим бурычны гамәлгә ашыру – дәүләт һәм муниципаль идарәнең сыйфатын күтәрүдә хакимият органнарына ярдәм итүе белән аерылып тора. Системалы тәкъдимнәр эшләп чыгару, уздырыла торган тикшерү чаралары йомгаклары буенча тиешле итеп уйланылган тәкъдимнәр кертү бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга, мөмкин булган куркынычларны минимальләштерү чараларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә һәм үсеш максатларына ирешү мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш.

Бу бурычны үтәү өчен Хисап палатасы Рәисе бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге аудиты форматында уздырыла торган тикшерү чаралары санын арттырырга өндәде. «Республиканың Хисап палатасы бу формадагы чараларны даими рәвештә үткәрә. Дөрес якын килгәндә, мондый чараларның нәтиҗәләре – нигезле нәтиҗәле тәкъдимнәр комплексына ия булган бик бай аналитик материал булып тора, – дип ассызыклады ул. – Урыннарда муниципаль органнар эшенең нәтиҗәлелеген бюджет ассигнованиеләрен үз вакытында үзләштерү призмасы һәм тулысынча үзләштерү аша гына түгел, ә гавами хакимият органнары системасы эшенең социаль-икътисадый нәтиҗәсен бәяләү предметы аша бәяләү мәсьәләләре белән тикшерү чаралары программаларын тагын да активрак тулыландыруны кирәк дип саныйм, бу исә бигрәк тә мөһим булып күзаллана».

Муниципаль тикшерү-хисап органнары эшенең беренчел нәтиҗәләре эшнең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары барлыгын күрсәтә. Алексей Демидов аңлатканча, тикшерү нәтиҗәләрен максималь рәвештә гамәлгә ашыру өчен, шул исәптән:

- ачыкланган хокук бозулар буенча чаралар кабул итүнең тулы һәм үз вакытында башкарылуын нәтиҗәле контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

- финанс бозуларга юл куйган затларны административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча эшне көчәйтергә.

Сүзен тәмамлап, Алексей Демидов хезмәттәшләренә Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы контролендә калган мөһим тематик мәсьәләләр буенча аналитик чаралар үткәрүдә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең башлангыч буенча, шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә дә үткәрелгән тикшерү чараларының нәтиҗәләре турында белешмәләр республика Хөкүмәтенә җибәрелә, – дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе. – Министрлар Кабинеты ягыннан хокук бозуларны һәм алар нәтиҗәсендә килеп чыккан бозуларны юкка чыгару буенча чараларның тулы күләмдә кабул ителүенә нәтиҗәле тикшерү оештырылды.



Фоторепортаж: Заседание Совета контрольно-счетных органов Республики Татарстан в дистанционном формате (23 декабря 2022 г.)


Документлар