16.12.2022

Тышкы финанс тикшерүе системасын үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Хисап палатасының экспертиза һәм методология идарәсе башлыгы Лариса Мансурова һәм Хисап палатасының юридик бүлеге башлыгы София Козина Татарстан Республикасы Президенты указлары белән Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнделәр.

Аларга әлеге бүләкләрне 16 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсенең уртак коллегиясе утырышында тапшырды.




Документлар