13.12.2022

13 декабрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2019-2021 елларда Мәгариф һәм фән министрлыгына урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануның нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләрен раслады.

– Бу тема бик мөһим. Тармак үсешендәге уңышлар, кимчелекләр кебек үк, тулаем республика икътисады торышына турыдан-туры йогынты ясый, алга таба үсеш юнәлешләрен билгели, чөнки, билгеле булганча, «кадрлар барысын да хәл итә». Һәм нәкъ менә кирәкле профессиональ эшче кадрлар әзерләүдә кайбер проблемаларны хәл итү бүген өстенлекле бурыч булып тора, бу турыда иң югары дәрәҗәдә күп тапкыр әйтелде, – дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе. – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча, үз компетенциясебез чикләрендә без бу аудитны һөнәри белем бирү системасын үстерү өчен оештыру, социаль-икътисадый шартлар формалаштыруның нәтиҗәлелеген бәяләү һәм мәгариф учреждениеләренең матди-техник һәм кадрлар белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен анализлау өчен үткәрдек.
Бүгенге көнгә Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомство карамагында 65 һөнәри белем бирү учреждениесе бар, аларда 54 447 кеше белем ала. «Тулаем алганда, бу Татарстан Республикасының якын киләчәккә кадрлар әзерләүгә булган агымдагы ихтыяҗына туры килә», – дип аудитор Сергей Колодников закон чыгару хакимияте, Иҗтимагый палата һәм Татарстан Республикасы педагогик бергәлеге вәкилләреннән аудит үткәрү өчен оештырылган Эксперт советының нәтиҗәләренең берсен яңгыратты.
– Аудит нәтиҗәләре Татарстанда һөнәри белем бирү системасын үстерүгә зур игътибар бирелүен, аның шактый финанс һәм матди ресурслар белән ныгытылуын күрсәтте, – дип дәвам итте С. Колодников. – Туры килә торган финанс елына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы законнарны үтәү кысаларында тикшерелгән чорда учреждениеләргә җиткерелгән дәүләт йөкләмәсен тоту һәм үтәү өчен гомуми күләме 12 млрд. 178 млн. сум булган бюджет чаралары бүлеп бирелде. Белгечләргә ихтыяҗны фаразлаудан башлап, аларны әзерләү, укуларын тәмамлау һәм эшкә урнаштыру процессына кадәр чаралар комплексын үз эченә алган кирәкле система булдырылган.
Шул ук вакытта аудитор аерым һөнәри белем бирү оешмаларының укучыларны кабул итүнең контроль саннарының (КИКС) өлешчә үтәлмәвен билгеләп үтте. Әйтик, КИКС буенча 2019 елда – 29%, 2020 елда – 33%, 2021 елда 43% учреждение планны үтәмәгән. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы буенча күрсәткечне үтәүнең гомуми проценты якынча 96% тәшкил итә. Планны үтәмәгән учреждениеләрнең шактый өлеше авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерли.
Эксперт советы һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре фикеренчә, КИКС үтәлмәүнең төп сәбәпләре булып:
- яшьләр арасында кайбер белгечлекләргә ихтыяҗ юк;
- укучыларның белем дәрәҗәсе түбән;
- халыкны урбанизацияләү процессы;
- яшьләр арасында һөнәри юнәлеш бирүнең йомшак куелышы тора.
– Елдан-ел КИКСын өлешчә үтәмәү, бигрәк тә авыл хуҗалыгы колледжлары һәм техникумнары хисабына бара, – дип раслады мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. – Казанда һәм Чаллыда проблемалар юк, конкурслар бер урынга 80 кандидатка җитә. Авыл территорияләрендә исә әлеге учреждениеләр социаль йөкләнеш тә йөртәләр бит әле. Кайберәүләрен ябарга да мөмкин булыр иде, ләкин без аларны белә торып саклыйбыз…
– Югыйсә, аграр районның кеше резервлары өлешендә бөтенлегеы бозылырга мөмкин, – дип аның белән килеште Алексей Демидов.
Андрей Поминов сүзләре буенча, Хисап палатасы билгеләгән проблеманы хәл итү өчен, РФ Мәгариф министрлыгының КИКС ның уртак ваклаучыга китерә торган яңа методик рекомендацияләрен исәпкә алып, Хезмәт һәм мәгариф министрлыклары системаны яңартырга ниятлиләр. «Бөтен Россия буенча бердәм стандарт күздә тотыла», – дип аңлатты ул.
Аудитор Сергей Колодников алга таба хәбәр иткәнчә, аерым белгечлекләр буенча укучыларны тиешле санда җыймауга шулай ук укуның озак булуы да йогынты ясый. Мәсәлән, Түбән Кама индустриаль техникумында уртача уку вакыты 3 ел 10 ай. Ә хезмәт базарында иң кирәкле булган һәм урта һөнәри белем таләп итүче 50 яңа һәм перспективалы һөнәрләр исемлегенә кергән «Роботлаштырылган производствоны техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү» белгечлеген алу өчен тагын бер елга озаграк укырга кирәк. Техникумда әлеге белгечлеккә төркем тупланып бетмәгән.
2021/2022 уку елында муниципаль берәмлекләр һәм конкрет эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын истә тотып үз финанслары һәм физик затлар акчалары исәбенә эшләнгән 620 дән артык кыска вакытлы белем бирү программасы тормышка ашырылды. Ләкин, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләрнең 60% гына үз хезмәткәрләрен кыска вакыт перспективасында таләп ителә торган компетенцияләр буенча яңадан укыту өчен кирәк булган финанс һәм матди-техник ресурсларга ия. «КАМАЗ», «Казан вертолет заводы», «Татнефть» кебек республиканың бюджет барлыкка китерүче эре предприятиеләренең кыска вакытлы программалар буенча укытуга ихтыяҗы коммерция нигезендә генә ябыла, бу бюджет барлыкка китерүче предприятиеләргә якын арада кадрларга ихтыяҗны тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.
Шуңа күрә кыска вакытлы перспективада һөнәри белем бирү оешмалары базасында бюджет чаралары хисабына кирәк булган компетенцияләр буенча кыска вакытлы программаларны гамәлгә ашыру практикасын киңәйтү максатка ярашлы була дип саный аудитор.
– Кыска программалар – яхшы механизм, – дип хуплады аны Андрей Поминов. – Ни дисәң дә, эш бирүчеләр белгечне 3-4 ел көтәргә һәм хәтта бу процесска акча салырга әзер түгел... Узган ел бюджеттан тыш акчалар хисабына (бу 300 млн. сум) кыска вакытлы программалар буенча 30 меңгә якын тыңлаучыны өйрәттек. Бездә әле «Демография» федераль максатчан программасы буенча ярдәм бар – бу тагын 300 млн. сум.
Укучыларны кабул итүнең соңгы контроль саннарын формалаштыру процессын анализлау еллык ихтыяҗ турында фаразлана торган күрсәткечләр һәм дәүләт заказы проекты мәгълүматлары арасында сизелерлек аерманы күрсәтте, ә алар нигезендә кабул итүнең контроль саннары формалаша.
Әйтик, «Барс.Мониторинг – Социаль яклау» системасы тарафыннан формалаштырылган «Авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча фаразланган ихтыяҗ 230 белгеч күләмендә булса, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әлеге белгечлек буенча Мәгариф һәм фән министрлыгына җиткерелгән дәүләт заказы проекты күрсәткече 640 кеше тәшкил итте.
– Кабул итүнең контроль саннары шактый күләмдә булса да, «Барс.Мониторинг – Социаль яклау» системасында аерым белгечлекләр буенча фаразланган ихтыяҗ турында гомумиләштерелгән мәгълүматларнең минималь яки нульгә тигез булу фактлары ачыкланды, – дип дәвам итте аудитор.
Ул шулай ук укучыларны КИКС ның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән дәүләт заказы проекты мәгълүматларына шактый туры килмәвен билгеләп үтте.
Бу:
– «Барс. Мониторинг – Социаль яклау» мәгълүмат системасында аерым белгечлекләр буенча ихтыяҗ фаразын формалаштырганда мәгълүматның тулы һәм объектив булмавы турында, бу исә республика икътисадын төрле һөнәр белгечләренең зарури саны белән тәэмин итү процессын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәле инструмент сыйфатында әлеге система мәгълүматларын формаль файдалану куркынычын тудыра;
- формалаштыру функциясе Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына беркетелгән дәүләт заказы параметрларын сыйфатлырак билгеләү өчен мәгълүматларны формалаштырганда һәм төгәлләштергәндә резервлар барлыгы турында сөйли дип саный Сергей Колодников.
Мәгълүматларда булган туры килмәүләрне Андрей Поминов әлеге системаны тутыруга эш бирүчеләрнең барысының да җаваплы якын килмәүләре, фаразларның да һәрвакытта да үтәлмәве белән аңлатты. Мәгариф министрлыгының якын килүе җентеклерәк. «Әңгәмәләр вакытында ведомство карамагындагы учреждениеләр безгә белгечләр нәкъ менә шундый санда кирәклеге турында эш бирүченең имзасы белән расланган мәгълүмат бирә. Һәм без ярдәмгә килергә тырышабыз», – дип аңлатты ул.
Экспертлар советы әгъзасы, парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев авиация сәнәгате өчен белгечләр әзерләү белән кызыксынды: «Тормыш тармакның хәзер эшче кадрларга җитди мохтаҗ булуын күрсәтә».
– Казан авиация техникумының булган лицензия күрсәткечләренә карата өч кластерлы – авиа -, авто - һәм суднолар төзелеше буенча өстәмә карарлар бар. Яшел Үзәндә суднолар төзү көллияте төзелә, Чаллыда тагын өч учреждениене үстерәчәкбез, Казанның өч предприятиесенә хезмәт күрсәтүче КАТ ның да мөмкинлекләре артачак, – дип хәбәр итте Андрей Поминов.
Аудит барышында гомуми бюджет финанславы 3,5 млрд. сум булган 20 һөнәри белем бирү оешмасында күчмә тикшерүләр үткәрелде. Гомуми суммасы 204,1 млн. сум булган бозулар һәм кимчелекләр ачыкланды. Шуларның 60 проценты – матди активлар хәрәкәте буенча операцияләрнең аерым учреждениеләр бухгалтерлык исәбендә чагылыш тапмауга бәйле. Вазифаи затларга карата административ хокук бозу турында 10 беркетмә төзелгән.
Укыту учреждениеләренең матди базасына карата аудит барышында тулай торакларның кайбер биналарының һәм автотранспорт чараларының канәгатьләнерлек хәлдә булмавы билгеләнде. Күчмә тикшерүләр барышында расланган Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, физик тузганлыкны һәм файдалануга яраксызлыкны исәпкә алып, 205 автомобиль (булган автопаркның 37%) алмаштырылырга тиеш.
– Мәсьәлә акрынлап хәл ителә: Яңа елга 36 яңа автомобиль алачакбыз, – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары.
Нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча: Мәгариф һәм фән министрлыгына – күрсәтмә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мәгълүмат җибәрелде. Аудит нәтиҗәләре турындагы хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетына җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (13 декабря 2022 г.)


Документлар