07.12.2022

7 декабрьдә Россия Хисап палатасы аудиторы Сергей Шторгин Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары белән «2021-2022 елларда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга тиңләштерелгән затларны торак белән тәэмин итү буенча социаль ярдәм чараларын тормышка ашыруны бәяләү» уртак экспертиза-аналитика чаралары турында видеоконференцэлемтә режимында очрашу уздырды.

Башкортстан, Тыва, Иркутск, Курск һәм Архангельск өлкәләре тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре әлеге юнәлеш буенча үткәрелгән тикшерүләр тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар һәм әлеге категория гражданнар өчен дәүләт гарантияләрен үтәү максатыннан ул проблемаларны хәл итүнең мөмкин булган ысуллары турында фикер алышу узды.
Төбәктәге коллегалар фикеренчә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча яңа алымнар таләп ителә. Әлеге өлкәдә Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтләрен законнар нигезендә киңәйтергә, ярдәмнең яңа рәвешләрен – торак урыннары белән тәэмин итүгә сертификатлар бирүне, ташламалы ипотека кредитлары мөмкинчелеген күздә тотарга кирәк.








Документлар