25.11.2022

25 ноябрьдә Россия Хисап палатасы «Россия Федерациясендә хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт сәясәте чараларын гамәлгә ашыру өлешендә инклюзивлык торышына анализ» экспертиза-аналитика чарасы кысаларында төбәк ТХО өчен «Ярдәмгә мохтаҗ төркемнәр вәкилләре булган хатын-кызларның социаль-икътисадый инклюзиясе проблемалары» семинары үткәрде.

Сәламләү сүзе белән РФ Хисап палатасы Рәисе урынбасары Галина Изотова мөрәҗәгать итте. Ә чыгыш ясаган экспертлар – «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты, МДУ һәм РФА Социология институты вәкилләре – күпбалалы гаиләләрдә хатын-кызлар нинди проблемалар белән очраша, мигрантларның социаль инклюзиясе, хатын-кызларның йортсызлыгын хәл итү ысуллары, Россия компанияләрендә эшкә урнаштыру мәсьәләләре һәм кадрлар сәясәтенең гендер дисбалансы турында сөйләделәр.

Билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда социаль проектлар һәм дәүләт программалары турында сөйләшүләр ешрак «инклюзия» һәм «инклюзив» төшенчәләре белән үрелеп алып барыла. Инклюзия дигәндә, барлык гражданнар, аларның раса, конфессиональ, гендер яки теләсә нинди башка тиңдәшлегенә карамастан, шулай ук аларның сәламәтлеге торышына яки байлыгына карамастан, үсеш һәм иҗтимагый мөмкинлекләргә тигез күләмдә ия булуларына ярдәм итә торган процесслар аңлашыла.






Документлар