18.11.2022

18 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен хокук бозуларны кисәтүнең актуаль мәсьәләләре буенча укыту семинарында чыгыш ясады.

Аудиторның доклады, нигездә, дәүләт һәм муниципаль заказны үтәгәндә хокук бозуларны кисәтүнең актуаль мәсьәләләренә, шул исәптән Татарстан Хисап палатасы тарафыннан төрле республика учреждениеләрендә – бюджет алучыларда үткәрелә торган бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшергәндә дә, шулай ук республика муниципаль берәмлекләрендә комплекслы тикшерү чараларын уздырганда ачыклана торган актуаль мәсьәләләргә багышланды.
Чыгышта тикшерү чаралары барышында Татарстан Хисап палатасының инспекторлар составы ачыклаган хокук бозуларның билгеләнгән төрләре буенча бик күп конкрет мисаллар китерелде, бу материалны аудиториягә аңлашырлык итеп җиткерү мөмкинлеген бирде.








Документлар