14.11.2022

Хисап палатасы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында уздырыла торган бадминтон буенча ярышларда җиңүче исемен раслады.

Узган шимбәдә республика дәүләт хакимияте органнары һәм федераль хакимият органнарының территориаль идарәләре хезмәткәрләре бадминтон буенча турнирда тугызынчы тапкыр иң көчлеләрне ачыкларга җыелды. Бадминтон үзәгендә 18 команда вәкилләре көч сынашты.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы командасын быел Мария Вьюгина, Дмитрий Максимов, Ольга Смелова, Никита Борисов, шулай ук запас уенчылар Игорь Вилков, Алина Салюкова һәм Регина Рассадкина тәкъдим итте.

Традиция буенча финалда безнең хезмәткәрләрнең көндәшләре булып (рәттән бишенче тапкыр!) Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы торды. Бу юлы да җиңү яулап, безнең команда сигез тапкыр әлеге турнирның җиңүчесе булды.






Документлар