02.11.2022

31 октябрь һәм 1 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта «Россия регионнарында һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XX Гомумроссия форумы узды, анда Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков катнашты.

Стратеглар форумының пленар утырышларында һәм панель дискуссияләрендә ил үсешенең сыйфатын, тотрыклылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук төбәкләрдә стратегик һәм урта сроклы планлаштыру мәсьәләләре, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә дәлилләү алымын куллану перспективалары каралды.

Чаралар барышында Россия Хисап палатасы аудиторлары Наталья Трунова һәм Дмитрий Зайцев чыгыш ясады.

«Дәүләт программаларын бәяләү: камилләштерү алымнары һәм юнәлешләре» темасына үткәрелгән түгәрәк өстәл кысаларында Хисап палатасы тарафыннан эшләнгән дәүләт программаларына бәя бирүнең яңа методикасы каралды. Ул ике этаптан тора: беренчесе – федераль бюджетны үтәү аудиты кысаларында барлык дәүләт программаларын бәяләү, икенчесе – конкрет тематик тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары. Аерым алганда, РФ Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

– Һәр дәүләт программасы халыкның мәнфәгатьләрендә эшли торган иҗтимагый әһәмияткә ия социаль-икътисадый нәтиҗәләргә йөз тотарга тиеш: белем бирү сыйфатын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, үлем очракларын киметү һәм башкалар. Яңа дәүләт программаларында югары дәрәҗәдәге күрсәткечләр өлеше ике тапкырдан күбрәккә – 22 дән 50% ка кадәр арткан. Бу уңай нәтиҗә, әмма бу гына җитәрлек түгел. Төбәкләргә тигезләү өчен дотацияләр фондын арттырырга, аларга күбрәк ирек бирергә, «буялган» субсидияләр санын киметергә кирәк. Ирек никадәр күбрәк бирелсә, төбәкләр иң яхшы практикаларга шулкадәр тизрәк өйрәнәчәк. 2023 елдан төбәкләрнең мөстәкыйльлеген күтәрү һәм субсидияләр санын киметү өчен Хөкүмәт тарафыннан дәүләт программалары белән идарә итүгә яңа алым буларак «бердәм субсидия» кертү күздә тотыла. Бу төбәкләрнең мөмкинлекләрен киңәйтү буенча беренче адым булып тора.



Фоторепортаж: XX Общероссийский форум «Стратегическое планирование в регионах и городах России» (31.10-01.11.2022, Санкт-Петербург)


Документлар