19.10.2022

19 октябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе «РАЦИН» АҖ 2020-2021 еллардагы һәм 2022 елның узган чорындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

2,9 млрд. сумлык устав капиталына ия булган оешма Татарстан Республикасында региональ азык-төлек фондын формалаштыру һәм куллану буенча оператор булып тора һәм ягулык, минераль ашламалар сатып алу һәм тарату белән шөгыльләнә, авыл хуҗалыгы күргәзмәләре оештыра, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә финанс ярдәме күрсәтә, авыл хуҗалыгы продукциясен дөньяның уннан артык иленә чыгара.

Татарстан Республикасы предприятиенең 100% акциясенә ия, 2020 ел нәтиҗәләре нигезендә алар буенча – 2,2 млрд. сум күләмендә, ә бер ел узгач 545 млн. сум күләмендә зарар килгән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 2 955 мең сум күләмендә дивидендлар түләнгән, ә соңгы ике елда дивидендлар исәпләнмәгән.

Тикшерү җитәкчесе аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, тикшерелгән чаралар күләме 26,5 млрд. сум тәшкил итте.

– «РАЦИН» финанс активларына 1,6 млрд. сум күләмендә кире кайтармау югары куркынычы булган кертемнәргә ия. 2021 ел нәтиҗәләре буенча дебиторлык бурычы шикле бурычлар буенча резервка күчерелгән, ягъни таләп итәргә мөмкин булмаган бурычлар булып тора, – дип билгеләп үтте аудитор.

Ягулак-майлау материаллары, ашламалар, ашлык китерү буенча бурыч һәм заөмнар буенча процентлар соңгы унъеллык дәвамында җыелып барган. Бурычлылар арасында «РАЦИН-Шәле» ҖЧҖ (566 млн. сум), «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» (311 млн. сум), «Тукай азык-төлек корпорациясе» (283 млн. сум), «Волжская» агрофирмасы (155 млн. сум) бар. шул ук вакытта дебиторлык бурычы эчендә бер елдан артык вакыт эчендә барлыкка килгән бурычлар да бар. капланмаган бурыч һәм аны таләп итү турында суд карары булган очракта чынлыкта продукция өчен түләмәгән аерым сатып алучыларга продукция китерү дәвам итә, бу исә, үз чиратында, өстәмә финанс югалтулары тудыру куркынычын барлыкка китерә дип саный аудитор.

«Акционерлык җәмгыяте шулай ук дүрт оешманың устав капиталында катнаша, ягъни милекче булып тора, әмма шул ук вакытта дивидендлар яисә милектә катнашудан башка төр керемнәр алмый», – дип нәтиҗә ясады И.Мөбарәков.

«РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие тарафыннан проблемалы дебиторлык бурычын каплау һәм таләп итү буенча юл картасы эшләнгәнен хәбәр итте. Һәм әлеге картаның эш планы нигезендә 2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 67 млн. сумлык бурыч капланган.

«Без республиканың барлык предприятиеләре белән цифрлы мөнәсәбәтләр урнаштырдык һәм хәзер кәгазь килешүләр төземибез. Дебиторлык бурычын контрольдә тоту автоматик режимда гамәлгә ашырыла, һәм түләтү буенча документлар судка шулай ук автомат рәвештә юллана. Агымдагы килешүләр буенча дебиторлык бурычларын кире кайтару 99 процент тәшкил итә», – дип хәбәр итте ул.

Тикшерү материалларында шулай ук тикшерелә торган чорда барлык сатып алуларның – гомуми күләме 10,2 млрд. сумлык 827 килешү һәм контрактларның конкурентлык нигезендә башкарылмаганлыгы билгеләп үтелә.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча «РАЦИН» АҖ күрсәтмә юлланды. Мәгълүмати хатлар җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларына адресланды. Тикшерү материаллары, тиешле чаралар күрү кирәклеге турындагы мәсьәләне хәл итү өчен, республика Прокуратурасына җибәрелә.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (19 октября 2022 года


Документлар