28.09.2022

28 сентябрьдә видеоконференция режимында Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы һәм аның этика буенча комиссиясенең эш планы кысаларында Воронеж өлкәсе ТХП тарафыннан оештырылган хәбәрдарлык һәм эшчәнлекнең ачыклыгы принципларын гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия субъектлары тикшерү-хисап органнары тәҗрибәсе белән алмашу буенча түгәрәк өстәл булды.

Россия Хисап палатасында хәбәрдарлык принцибын гамәлгә ашыру эшен оештыру турында РФ Хисап палатасының Халыкара һәм региональ хезмәттәшлек департаменты җитәкчеләре сөйләде. Ә рәсми сайтларны алып бару буенча иң яхшы тәҗрибәгә ия региональ ТХО вәкилләре ММЧ белән үзара эшчәнлек, Интернетта мәгълүмат урнаштыру, социаль челтәрләрдә ТХОның рәсми битләрен алып бару буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мәгълүматның ачыклыгы, хәбәрдарлык принципларын тормышка ашырудагы өстенлекләр һәм кыенлыклар, шулай ук килеп туган проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.



Фоторепортаж: Круглый стол по обмену опытом контрольно-счетных органов субъектов России в сфере реализации принципов гласности и открытости деятельности (28 сентября 2022 г.)


Документлар