26.09.2022

23-24 сентябрьдә Махачкалада РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе булды, анда илкүләм проектларын тормышка ашыруны тикшерүне оештыру практикасы һәм финанс-бюджет өлкәсендә хокук бозуларның актуаль мәсьәләләре тикшерелде.

Конференциядә Татарстан Хисап палатасын аудитор Сергей Колодников, экспертиза һәм методология идарәсе башлыгы Лариса Мансурова, юридик бүлек башлыгы София Козина катнашты.

Конференциядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыру практикасы турындагы докладлар белән Мәскәү, Татарстан Республикасы, Ставрополь крае, Владимир, Иркутск, Ростов һәм Төмән өлкәләре вәкилләре чыгыш ясады.

Чыгыш ясаучылар бүген илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда акча үзләштерү генә түгел, ә сыйфатлы нәтиҗәгә ирешүнең өстенлекле булуын билгеләп үттеләр. Чараларны вакытында үзләштермәү, максатсыз һәм нәтиҗәсез файдалану куркынычын алдан ачыкларга һәм кисәтергә мөмкинлек бирә торган җитди экспертиза кирәк.

Сергей Колодников илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган бюджет чараларын куллануны тикшергәндә Татарстан Хисап палатасында кабул ителгән алымнар турында сөйләде. Әлеге юнәлеш, социаль әһәмиятне һәм зур күләмдә финанслауны исәпкә алып, аның эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Илкүләм проектларны мәҗбүри тәртиптә гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәр тикшерү чарасы барышында карала. Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе тарафыннан бу юнәлештә эшчәнлекне оештыру турында махсус боерык чыгарылды – эшче төркем төзелде, җаваплылык зоналары билгеләнде, хисап әзерләү тәртибе каралды.

Татарстан Хисап палатасы, халыкара тәҗрибәне исәпкә алып, юл хуҗалыгында, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, экология, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм, шәһәр тирәлеге өлкәләрендә бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудитлар үткәрде. Тикшерү-аналитик чаралар йомгаклары буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләнде, алар буенча республика дәрәҗәсендә идарә карарлары кабул ителде.

– Илкүләм проектларның һәрберсенә, һичшиксез, үзләренең аерым (тармак) куркынычлары хас. Шуларны искә алып, тикшерү чараларының конкрет программалары формалаша, тикшерүләр үткәргәндә аерым мәсьәләләргә басым ясала, – дип билгеләп үтте аудитор. – Шул ук вакытта тышкы муниципаль финанс тикшерүе органнары белән уртак тикшерү чаралары үткәрү безнең практикага керде. Бу алымда без илкүләм проектларны тормышка ашыруны тиешле дәрәҗәдә тикшерүдә тотуның җитди потенциалын күрәбез.

Сергей Колодников игътибар иткән тагын бер мөһим аспект –Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау, тикшерү һәм күзәтчелек итү шактый вәкаләтле органнар тарафыннан гамәлгә ашырыла. Һәм, һичшиксез, эштә нигезсез кабатлауны кире кагу да бик мөһим.

«17 ел дәвамында Татарстан Хисап палатасы Рәисе җитәкләгән Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча республика ведомствоара координацияләү советы эшли. Совет утырышларында Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль казначылык идарәсе, хокук саклау органнары ягыннан илкүләм проектларны тормышка ашыруны агымдагы тикшерү нәтиҗәләре карала, бу исә барлык структураларга әлеге юнәлештәге чараларны тормышка ашырганда «сәгатьләрне дөресләргә» мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады С.Колодников.

Коррупциягә каршы тору буенча республика комиссиясе карары нигезендә, Ведомствоара координацияләү советы тарафыннан илкүләм проектлар чаралары буенча ачыкланган тикшерү нәтиҗәләрен, бозулар һәм җитешсезлекләрне исәпкә алуның бердәм формасы раслану да бик яхшы булды. Әлеге форма буенча хисап республиканың барлык финанс тикшерүе органнары һәм хокук саклау органнары тарафыннан ярты ел йомгаклары буенча тутырыла, Хисап палатасы аны гомумиләштерә һәм Татарстан Республикасы Президенты Администрациясенә җибәрә. Аның нигезендә бозуларны системалаштыру, аларны китереп чыгарган сәбәп һәм шартларны системалаштыру үткәрелә.

Конференция азагында анда катнашучылар илкүләм һәм региональ проектларны тормышка ашыруны тикшерү формаларын һәм ысулларын камилләштерүгә, аерым алганда, максатчан күрсәткечләргә ирешмәү куркынычларын, килеп чыгу куркынычларының төп факторларын бәяләгәндә бердәм алымнар кертүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрне хупладылар.

Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук финанс-бюджет өлкәсендә хокук бозуларны квалификацияләүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Контрактларда каралмаган эшләрне кабул итү һәм түләү белән бәйле дәүләт программалары кысаларында нәтиҗәсез һәм максатсыз чыгымнарны ачыклау фактлары турында фикер алышу булды. Шулай ук сатып алынган активларның озак вакыт кулланылмау очраклары да бәяләнде.



Фоторепортаж: Всероссийское совещание руководителей контрольно-счетных органов субъектов РФ (г.Махачкала, 23-24 сентября 2022 г.)


Документлар