09.09.2022

9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хисап палатасының муниципаль берәмлекнең тикшерү-хисап органы рәисе вазыйфасына дәгъва кыла торган кандидатларның квалификация таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләү буенча квалификация комиссиясе үзенең өченче утырышына Әтнә районыннан килгән мөрәҗәгать уңаеннан җыелды.

Әлеге муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе Габделәхәт Хәкимов Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовка квалификация комиссиясе утырышында күп еллар дәвамында район эчке эшләр бүлекләрен җитәкләгән, бүгенге көндә Автокредитбанкның куркынычсызлык бүлеге башлыгы вазифасын биләүче Хәмзә Нургалиев кандидатурасын карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Тәкъдим ителгән документлар нигезендә Х.Нургалиевның белеме һәм эш тәҗрибәсенең «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнарын оештыруның һәм эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» федераль законы белән билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве буенча тикшерү үткәрелде. Квалификация комиссиясе әгъзалары кандидат белән сөйләште. Якын арада Әтнә муниципаль районы Советына бәяләмә юлланачак.






Документлар