01.09.2022

Татарстан Хисап палатасы республиканың Алексеевский районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне яңа уку елы башлану белән котлады.

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовның сәламләү адресында болай диелә: «Кадерле укучылар, сезне Белем көне белән котлыйм! Дәресләрне һәм фәннәрне белү теләге сезнең тормышыгызда һәрвакыт төп урынны биләсен. Укуда максатчан һәм тырыш булыгыз! Спорт һәм физкультура белән шөгыльләнегез! Барыгызга да уңышлар, яхшы кәеф һәм шатлык телим!».

1 сентябрь алдыннан республика «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» чарасы кысаларында Хисап палатасы коллективы тарафыннан «Кайгырту» приюты балаларына атап җыелган акчага уку өчен кирәкле барлык мәктәп товарлары һәм канцелярия кирәк-яраклары сатып алынды.

«Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды аша җыелган акчаларның бер өлеше Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан килгән качак балаларына гуманитар ярдәм күрсәтүгә юлланды.




Документлар