26.07.2022

26 июльдә Хөкүмәт Йортында финанс, казначылык һәм салым органнарының 2022 елның 1 яртыеллыгы эчендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары буенча республика киңәшмәсе узды. Анда Хисап палатасын аудитор Илнур Мөбарәков тәкъдим итте.

Билгеләп үтелгәнчә, үз керемнәрен җыю буенча еллык план 61,4 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерүе буенча, нәтиҗәләр тынычландырырга тиеш түгел.

Бүген беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрнең абсолют үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Илкүләм проектлар кысаларында бурычлар шактый чыгымнар таләп итә. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга да ирешергә кирәк диде Р.Миңнеханов. Ул шулай ук резервлар, барыннан да элек – салым бурычлары белән эшне дәвам итәргә кушты. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ул 10,7 млрд. сумнан артып киткән.

Документлар