25.07.2022

25 июльдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков Татарстан Иҗтимагый палатасының илкүләм проектларны тормышка ашыруны мониторинглау буенча эшче төркеме утырышында катнашты.

Өч министрлык вәкилләре – әлеге юнәлеш буенча кураторлар – 2022 елның 6 аенда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Тулаем алганда, сәяси һәм икътисадый хәлләрнең катлаулы булуына карамастан, илкүләм проектларны финанслау һәм гамәлгә ашыру расланган график буенча гамәлгә ашырыла, контрактацияләү төгәлләнде. Әгәр беренче ярты елда илкүләм проектларның казанышлары Россия буенча тулаем алганда 92,1% билгесендә булса, Татарстан буенча ул – 99,2%. Бу – илдәге иң яхшы нәтиҗә: 164 күрсәткечнең 85е график буенча үтәлә, ә 79ы арттырып үтәлгән.

Билгеләп үтелгәнчә, шул ук максат белән төзелгән Россия Иҗтимагый палатасының Координация советы квартал саен илкүләм проектлар үтәлешенә башлангыч йомгак ясый һәм, бу киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы турында бары тик уңай яктан гына фикер әйтәләр.

Үз чыгышында Илнур Мөбарәков проектларны финанслау турындагы, индикаторларга ирешү дәрәҗәсе буенча белешмәләрне анализлау максатыннан Хисап палатасының илкүләм проектларны тикшерү буенча бурычларны үтәү өчен «Максатчан программалар белән идарә итү» дәүләт мәгълүмат системасына кертелүен, аларны мониторинглауны Хисап палатасының оператив режимда алып баруын хәбәр итте. «Икътисад министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләп, без ай саен төбәк проект офисыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат алабыз», – дип билгеләп үтте ул. Моннан тыш, һәр тикшерү-ревизия чарасы барышында илкүләм проектларны үтәү мәсьәләләре карала. Аларның күбесе муниципаль ТХО белән берлектә үткәрелә.




Документлар