21.07.2022

Составында аудитор Илнур Мөбарәков, мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Максим Кореев һәм контроль-ревизия идарәсенең әйдәп баручы инспекторы Вадим Орлов булган Татарстан Хисап палатасы делегация, мәгълүматлаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан Чувашия Республикасының Тикшерү-хисап палатасында буып кайтты.

Чабаксардагы хезмәттәшләр үз эшчәнлекләрендә «Финанс тикшерүе – Смарт» җирле программа эшләүченең программа комплексын куллана, аңарга ихтыяҗ бигрәк тә тышкы финанас тикшерүенең төбәк органнарында зур.

Комплекс дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүе нәтиҗәләрен планлаштыру, үткәрү һәм тормышка ашыру буенча эшләрнең тулы циклын автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Программаның интерфейсы һәркемгә аңлаешлы, бу исә Хисап палатасы хезмәткәрләренә махсус белемнәре булмаганда да мәгълүмат системасыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Аның Windows операцион системасы базасында да, шулай ук үзебезнең Linux операцион системасы базасында да эшләү мөмкинлеге дә игътибарны җәлеп итә.

Чувашия Республикасының ТХП рәисе Светлана Аристова белән очрашу барышында сүз шулай ук «Аналитика – Смарт» программа продуктын апробацияләү барышы турында да барды. Оператив аналитик мәгълүмат алу бухгалтерлык системаларыннан алынган мәгълүматларны бюджет үтәлеше, консолидацияләнгән хисап, сатып алуларны исәпкә алу системаларыннан алынган мәгълүматлар, шулай ук тармак мәгълүмат ресурсларыннан алынган белешмәләр белән чагыштыру юлы белән ирешелә.

Хезмәттәшләр тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеге барышында, шулай ук тышкы дәүләт (муниципаль) финанс тикшерү роле өлешендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында тикшерү һәм экспертиза-аналитик чаралар нәтиҗәләрен исәпкә алу өчен кулланыла торган программа продуктлары белән эшләүне күрсәттеләр.






Документлар