10.09.2021

10 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы Нурсолтанда Казахстан Республикасы бюджеты үтәлешен тикшерү буенча Хисап комитетының 25 еллыгы уңаеннан уздырылган «Яңа тарихи чынбарлык шартларында дәүләт аудиты системасы» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Казахстан Президенты Администрациясе һәм Хөкүмәте вәкилләре белән беррәттән, чарада онлайн-форматта уздыру уңаеннан, 27 чит илдән аудитның югары органнары (АЮО), ПРООН, Азия үсеш банкы, «Deloitte, KPMG, Ernst&Young» кебек халыкара оешмалар вәкилләре, шулай ук дөньяның төрле илләреннән галимнәр һәм экспертлар катнашты.
Форумның төп темасы булып дәүләт аудитында яңа алымнар эзләү торды. Катнашучыларның чыгышларында билгеләп үтелгәнчә, АЮО эшенең актуальлеге һәм әһәмияте драйверы булып стратегик аудитка, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, COVID-19 пандемиясенә йогынты ясау чараларына аудит, заманча мәгълүмати технологияләрне киң куллануга сайлап алынган курс тора. Аерым алганда, Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин үзенең сәламләү сүзендә шатланып аудитның яртысы автомат рәвештә, цифрлы рәвештә, кеше катнашыннан башка диярлек башкарылуын һәм мәгълүмат системасы белән җентекләп әзерләнүен хәбәр итте. Бу идеяне гамәлгә ашыру тикшерү объектлары санын киңәйтергә, цифрлы методлар ярдәмендә аудит колачлавын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәләр хәзергегә караганда катлаулырак булырга мөмкин, анализлау өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак.
ТР Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков үз чыгышында шул ук фикерне хуплады, ул хәзерге шартларда Татарстан ТХО эше тәҗрибәсе белән алты тематик секциянең берсендә – «Гадәттән тыш хәлләр аудитында АЮО роле һәм COVID-19 куркынычы» дип аталган секциядә уртаклашты.
– Эшебезне оптимальләштерергә мөмкинлек биргән зур резервларны без алдынгы мәгълүмати, цифрлы технологияләрне киң куллануда, читтән торып контроль чаралар форматын кертүдә һәм үстерүдә күрәбез. Төп бурычларның берсе – үзеңнең эчке эшчәнлегең кебек, аналитик мәгълүматны формалаштыру буенча вак эшкә чыгымнарны киметү максатларында аудитны да эзлекле цифрлаштыру. Тикшерүнең, мәгълүмат алу һәм эшкәртүнең читтән торып эшләү формаларын кертү безнең өчен билгеле бер өндәмә булды, – дип билгеләп үтте Илнур Мөбарәков. – Безнең республиканың Хисап палатасы җитәкчелеге фикеренчә, адаптивлык һәм мобильлек – тышкы финанс тикшерүенә хас булырга тиешле яңа сыйфатлар. Һәм бу мәсьәләдә беренче планга мәгълүмат-аналитик системаларны куллану чыга, алар безнең эш инструментариен тәшкил итә.
Аудитор Хисап палатасы тарафыннан «Максатчан программалар белән идарә итү» дәүләт мәгълүмат системасына керү нәтиҗәсендә дәүләт программаларының үтәлешен тикшерүдә тоту эше турында сөйләде. «Анда проектларны финанслау, безнең тарафтан оператив режимда алып барыла торган мониторинг индикаторларына ирешү дәрәҗәсе турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Без ай саен региональ проект офисыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында оператив мәгълүмат алабыз», – дип ассызыклады ул.
Илнур Мөбарәков шулай ук, Татарстан Хисап палатасы фикеренчә, хәл ителергә тиешле кайбер мәсьәләләрне дә атады. Бу, аерым алганда, ведомство һәм функциональ юнәлешкә караган бердәм концепциягә буйсынмаган һәм аерылган мәгълүмат күләмнәрен туплау проблемасы. Тикшерү-хисап палаталары үткәргән эш башкарма хакимият органнары формалаштыра торган статистик күрсәткечләрдә генә төзелә алмый. Дәүләт финанс тикшерүе нәтиҗәлелеген, шул исәптән төбәкләрдә дә, арттыру өчен тикшерү-хисап органнарының гамәли эшчәнлегенә бәйле мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм бүлү буенча бурычлар комплексларына мәгълүмати-аналитик ярдәмнең унификацияләнгән программа чараларын булдыру максатка ярашлы дип нәтиҗә ясады И.Мөбарәков.



Фоторепортаж: Международная научно-практическая конференции «Система государственного аудита в условиях новой исторической реальности» (10 сентября 2021, г.Нур-Султан, Республика Казахстан)


Документлар